Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
ШАГЫЙРЬЛӘР ДӘ КЫРГА ЧЫККАН...

“Сәвит” заманын хәтерләтеп, уттай урак өстендә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән килешенеп, Татарстан Язучылар берлеге делегацияләре республика районнарын әйләнә бу көннәрдә. 27 августта дүрт шагыйрь – якташыбыз Лена Шагыйрьҗан, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, “Салават күпере” журналы мөхәррире Зиннур Хөснияр һәм “яшь” язучы (шигырьләренә бик күп җырлар язылса да, берлектәге “стажы” әлегә ярты ел гына) Алмаз Хәмзин безнең районга кайттылар.

Иң яхшы традицияләрдә, кунакларны район чигендә чәк-чәк белән каршы алдык. Алдык, дигәнем, ул – район Советы рәисе урынбасары Ләйлә Гарапова, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов, Ленин исеменәге хуҗалык рәисе Илгиз Хәйруллин, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре Айрат Каюмов һәм Илфат Хәкимов, һәм мин, фәкыйрегез.

“Ленин” игенчеләре, басу кипкәнне көтеп, эшкә чыкмаганнар иде әле. Шуңа күрә кунакларга “тере” ком­байннар күрсәтергә “Кү­шәр” хуҗалыгына юл тоттык. Хуҗалык рәисе Рү­зәл Хәйруллин басу читендә каршы алды, үз хуҗалыгы белән та­ныштырды. Хәмит Фа­зыл­җанович район авыл ху­җалыгы турында сөй­ләде. Шагыйрьләр дә иген­челек мәсьәләсендә “да­галанган” булуларын күрсәттеләр. Күшәр­леләрнең 38-40 центнер уңышка исәп тотуларын ишеткәч, Лена апа:

– Төньяк район өчен бик ярый инде бу! Мин ча­гыштырып беләм, – ди­де. Ә шулчакта күктән си­бәли башлаган яңгырга ишарәләп. – Гәҗитләрдә дә яздылар, Әтнәдә урак со­ңара, дип. Тик мин без­нең район төньякта икә­нен дә, яңгырлар да күп яуганын аңлап утырам, – дип өстәде.

Күпчелек районны камап алган инвесторларны да “йоннарына каршы сы­пырып” алдылар ша­гыйрьләр.

– Инвестор көтә инде ул, кай­чан үлеп беткәннәрен, ан­нары – “выжт”, – дип куй­ды юмор остасы Алмаз Хәмзин.

– Аннан унбиш кытай алып кайтып утырта, – дип җитди генә өстәде Зин­нур Хөснияр.

Шундый әңгәмәләр, авыл­­­ның киләчәге турын­да борчылулар, Лена апа­ның хатирәләре бе­лән районны әйләнеп чык­­тык: Күлле Киме мәк­тә­бендә Сибгат Хәким му­зеен, Комыргуҗада Ши­һабетдин Мәрҗани музеен карады кунаклар, “Тукай” хуҗалыгы ындыр табагында эшләүчеләрнең хәлен белеп чыктылар, Олы Әтнә Мәдәният һәм спорт үзәгендә шигъ­рият сөючеләр бе­­лән оч­раштылар. Ко­мыр­гу­җа һәм “Тукай”да ша­­гыйрьләребезгә те­ле­ви­дениенең “Туган җир” тапшыруы журналистлары да кушылды. Шулай булгач, Әтнәдәге очрашуны телевизордан да күрәчәкбез әле...


Әтнә таңы  М.ХӘБИБУЛЛИН 2008-08-28 13:15:39

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом