“Барысы дүрт кеше: икесе – Ташчишмәдән, икесе Кенәрдән килеп эшләделәр. Инде зур эшләр төгәлләнде дип әйтергә була. Штукатурга килергә тиешләр, аннан буяу эше бар да, линолеум җәясе кала”, – дип аңлатып үтте мәктәп мөдире Сәвия Ягъдүт кызы Гайнетдинова. Без килгәндә мәктәп хезмәткәрләре җыештыру белән мәшгуль иделәр. Йөзләреннән елмаю китми, сөенечләре эчләренә сыймый – ничә ел ремонт күрмәгән мәктәпләре менә нинди булган бит. Үзгәрешләр бинаның тышыннан ук башлана: түбәне яңартканнар, ерактан ук ялтырап тора, мәктәпнен керү өлешен зурайтып, биек итеп эшләгәннәр. Эчтә исә электр чыбыкларын алыштыру эше бетеп килә, яңа ишекләр, пластик тәрәзәләр куелган. Түшәмнәрне матурлатканнар, стеналарын тигезләгәннәр, кыскасы, мәктәп “ялт” итеп тора. Шундый якты һәм җыйнак булып калган. “Стенага такта кагырга куркыныч иде, җимерелеп төшәр дип, борчылып тордык. Хәзер рәхәтләнеп язабыз инде”, – шулай шатлыгы белән уртаклаша укытучы Дания Юныс кызы Халикова. Техник хезмәткәр Нурания Хисамиеваның да куанычы зур. Пешерү бүлмәсендә үзгәрешләр булган. Стенасын яңадан өйгәннәр, плитка ябыштырганнар. Яңа электр плитәсе һәм суыткыч кайтырга тиеш. “Колхозга рәхмәт, эшчеләрне ашау-эчү белән тәэмин итте. Төзелеш материалларына кытлык булмады – китереп кенә тордылар. Җитәкчеләр дә килеп, кызыксынып торалар. Айрат Фәнил улы гел монда, Азат Мансур улы да булып китте”, – диде Сәвия Гайнетдинова. “Әти-әниләрне чакырмадыгызмы соң, үзегез генә эшләп йөрисез”, – дип сорыйм. “Юк инде, безнең эш нәрсә ул, бераз җыештыру, тәртипкә китерү генә. Бөтенесен үзләре башкара бит”, – диләр.
Кызу эш өсте булса да, ремонт белән бергә, “Беренче кыңгырау” тантанасына да әзерлекне башлап җибәргәннәр. Укучыларны чакырып, мәктәп ишек алдында репетицияләр уздырганнар. Бу уку елында мәктәп биш баланы каршы алачак. Барлыгы 12 бала белем ала биредә. Укучыларга да яңа, матур, якты мәктәптә уку рәхәт булыр. “Балалар булып торса, эшлисе дә эшлисе, Алла боерса. Менә киләсе елга чәчәклекләрне матурлап куярбыз, спорт мәйданчыгы да бар. Безгә укытырга, балаларга белем алырга шартлар тудырылган”, – ди мөдир. Әйе, ут, су, газ кергән, мәктәптә җылы, укучылар бар – укытучыга бәхет өчен күп кирәкми. Яңартылган мәктәпләренең игелеген күреп, исән-сау булып, хезмәтләренең тәмен белеп эшләргә генә язсын. Укытучылар да, һәрвакыт, нәкъ бүгенгедәй, елмаеп торсыннар!
Кире кайт
|