«Бу вакыйга сезнең өчен генә түгел, ә республика күләмендәге вакыйга»,-диде бәйрәмдә катнашкан олы кунакларның берсе – Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев.
Башка кайбер шәһәрләрдәге кебек, безнеке дә “юбилейный” исемен алган әлеге мәһабәт сарайны әүвәл ноябрь аенда өлгертү планлаштырылса, графикны узып эшләп, аны бүген үк ачу хәленә җиткерделәр. Искә төшереп үтик: Боз сараенда тәүге символик нигез ташы узган елның 4 августында, нәкъ Президент Шәймиев катнашында куелган иде. Һәм менә бер елдан да ким вакыт эчендә сафка баскан сарай аренасында боз да катырылды, коммуникацияләр челтәре сузылды, тирә – юнь төзекләндерелде.
Боз сараен ачу тантанасына җыелган меңнәрчә халык белән очрашу вакытында Минтимер Шәймиев чирмешәнлеләрнең моңа лаек булуын, район үзәгенең елдан-ел төзекләнә баруын, авыл хуҗалыгындагы казанышларыбызны да бәяләп, билгеләп узды.
Спорт сараен төзү өчен төп акчаны “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте бүлеп бирде. Шуңа да бүгенге тантанада муниципаль район башлыгы Минсәгыйть Шакиров шушы оешмага, аның җитәкчесе Шәфәгать Тәхаутдиновка, биредә подряд эшләрен башкарган «Лениногорск тимер-бетон эшләнмәләр заводы» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Александр Матюшкинга һәм башка бик күп коллективларга рәхмәт белдерде. Дөрестән дә, тулаем 236 миллион сум тирәсе бәягә (смета бәясе) төзелгән бу объектта йөзләрчә кешенең өлеше бар. Сүз уңаенда, монда чирмешәнлеләр дә ал-ял белми эшләде, күп тапкырлар күмәк өмәләр үткәрелде.
Спорт Боз сарае аренасына аяк баскач, кунаклар – Татарстан Президенты һәм “Татнефть” генераль директоры биредә шөгыльләнәчәк спорт-чыларга әллә ничә комплект махсус спорт киемнәре һәм тимераяклар да бүләк иттеләр. Ошбу бәйрәмдә катнашкан мең ярым тирәсе тамашачы болар хакында ишеткәч дәррәү кул чапты, Әлмәттән килгән фигуралы шуучыларның һәм үзебезнең хоккейчыларның чыгышларын карап хозурландылар.
- Киләчәктә кайдадыр шундый сарайлар ачканда бозда шуу осталарын Чирмешәннән чакырырлык булсын иде,-диде М.Шәймиев, осталар биюен карагач.
Бүгенге бәйрәмгә Казаннан егермеләп журналист та килде. «Мин Баулыда, Чистайда, Әгерҗедә һәм башка кайбер шәһәрләрдә Боз сарайлары ачканда катнаштым, әмма берсендә дә Чирмешәндәге кадәр халык – тамашачы күрмәдем. Искиткеч бу», -дип, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе Рәмилә Моратова блокнотына бездә тупланган башка бик күп мәгълүматларны да теркәде.
Республика җитәкчесе, шулай ук Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, башка бик күп җитәкчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, бер килгәч, Чирмешәндә социаль ипотека буенча торак төзелеше, күпквартиралы йортларны капиталь ремонтлау барышы белән дә таныштылар, инде ачылган юл куркынычсызлыгы дәүләт автомобиль инспекциясе бинасын, тиздән ачылачак сәүдә үзәге – “Караван – сарай”ны карадылар.
Амур ягында социаль ипотека буенча төзелүче йортларның берсен Президент та кереп карады. “Өйләрегез әйбәт, проекты да бик ошады,-диде ул, төзелеш сыйфатын югары бәяләп. Мәгълүм булганча, элеккеге аэропорт янындарак урында быел коттедж тибындагы барысы 16 торак йорт файдалануга тапшырылачак. Бер-берсе 1,5 миллион сумга төшәчәк, “Стройсервис” ябык акционерлык җәмгыяте төзүче әлеге йортларны яшь гаиләләргә бирү каралган. 10 йорт инде түбә астында, калганнары нигезле яки өлешчә стеналары да күтәрелгән.
Торак төзелеше хакында соңрак, “Уңдырышлылык” җәмгыятенең шикәр чөгендере басуында да сүз булды.
- Яшьләргә ансат кына йорт төзү өчен нәрсә комачаулый?-дип, Шәймиев биредә җыелган авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итте.
– Беренчел взнос күләме югарырак,- дигәч, республика җитәкчесе бу мәсьәләне төптәнрәк тикшерергә, ниндидер конкрет карарга килергә кушты. “Без монда барыбер уңай чишелеш табарга тиеш, табарбыз да”,-диде.
Президент: “Миңа нинди сорауларыгыз бар?” – дисә дә, халыкны борчый торган проблемаларны үзе үк башлап күтәрде. “Мәктәпләрдә оптимальләштерүдән башка һич булмас,-диде ул, күпләрне хафага салган мәктәпләрне ябу – берләштерү мәсьәләсенә тукталып. – Юк, без һич тә акча экономияләү максатын куймыйбыз, монда сүз белемнең сыйфаты хакында бара”.
Медицина, сәламәтлекне саклау өлкәсендә республикада күп эшләнде, эшләнә, эшләнәчәк. “Ирләребез аеруча кыска гомерле, бик иртә вафат булалар. Әгәр вакытында чара күрсәң, дәваласаң, ун меңнәрчә кешенең гомерен озайтып була”,-диде Минтимер Шәрип улы, заманча дәвалау ысулларын куллану, яңа биналар төзү кирәклеген ассызыклап.
Яхшы яшәү өчен яхшы эшләргә кирәк. Президент бу хакта да үз фикерләрен ишеттерде. “Чирмешән районы быел яхшы уңыш үстерде, беренче унлыкта бара,-диде ул. –Элек алай түгел иде. Аннан соң, район 59 гына түгел, бүген 100 тонна сөт сатарга тиеш. Маллар санын арттырырга кирәк”.
Чирмешән районында читтән инвесторлар юк, кайсыбер хуҗалыкларга үзебезнең районда туып-үскән хәлле егетләр матди яктан нык булышалар. Президент та әйткәнчә, кайдандыр килгән килмешәк, килмешәк инде ул. Әнә, Нурлат заводын да үзебезгә кайтардык. Бүген шикәр заводлары яңа сезонны башлады. Гомумән, чөгендер алыр чак җитте. Соң, нәрсә көтәргә, бүген “Уңдырышлылык”та бер-бер чөгендернең 1700 грамм “тартканнары” бар.
Көн дәвамында Президент берничә тапкыр кабатлаганча, бүген иң мөһиме – үстерелгән уңышны тизрәк җыеп алу. Республикада әлегә 4,5 миллион тонна бөртек суктырылды, бу күрсәткечне 6 миллион тоннага җиткерә алабыз. Әмма алдагы көннәрдә һава торышы бозылырга тора, шуңа күрә ашыгып эшләргә тырышыйк.
Бәйрәм булгач, бүгенге кичтә чирмешәнлеләр көндәлек мәшәкатьләрен читкә куеп, стадионга ашыктылар. Биредә, Боз сарае ачылу уңаеннан, республика көненә дә багышлап, зур концерт тәкъдим ителде. Студент якташларыбыз, мәктәп укучыларына бу аеруча шәп булды, яңа уку елы алдыннан Казанның яшь артистлары күрсәткән тамаша алар күңелендә озак сакланыр, гомумән, бирегә җыелган ике меңләп халык өчен дә бушлай концерт истә калыр. Оныта язганмын: Боз сараенда тәүге матчта Иске Кадиның “Авангард” командасы район үзәгендәге “Чирмешән”не 5:3 исәбенә откан. Шундый истәлекле матчның җиңүчеләренә, хәтта җиңелүчеләренә дә муниципаль район башлыгы исеменнән бүләкләр дә бирмәкчеләр.
Һәм тагын, стадионда мондый масштабтагы кичке концерт-тамаша тәүге тапкыр оештырылды. Ә бозлы сарайга хәзер кар яуганчы да килә алабыз, монда хәтта яңа боз катыру – минутлык эш. Әлегә, Президент әйткәнчә, көзге эшләрне төгәллисе бар.
Кадыйр Гомәров.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Кире кайт
|