- Минем өчен бу бик зур ярдәм, чөнки ялгызым өч бала үстерәм, ирем вафат. Зур малаем 7 класста укый, ә кечкенәләре, аларның арасы бер яшь, быел беренче класска укырга керәләр,-ди Лашман авылыннан килгән Алсу Хәмидуллина. – Мин чын күңелдән бу изге эштә катнашкан һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм.
Бүген район үзәгенә әниләре белән килгән Айгөл һәм Рәфис, шулай ук Владимир, Мәрьям, Рузилә, Марина, Илсөяр һәм башка – 6-7 яшьлек 52 сабый өчен бу тантана күңелләрендә бер бәйрәм булып сакланыр, чөнки алар зур бүләкләргә ия булдылар.
- Һәр дәүләт балаларны кайгыртырга тиеш. Районда бер баланы укытуга һәм тәрбияләүгә бюджеттан бер елга 30 мең сум акча тотыла. Шунысы гына начар, соңгы елларда укучылар саны кимеде. Сез – безнең киләчәгебез. Яхшы укыгыз, сәламәт булыгыз, әти-әниләрегезне шатландырып яшәгез,-диде әлеге чарада катнашкан район җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров.
Сабыйларга бүләкләр попечительләр советыннан, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең район бүлекчәсеннән, район электр элемтәсе челтәреннән күчерелгән һәм әлеге акция кысаларында сатылган лотерея акчаларына алынган.
Гөлсирә
Шәрифуллина.
Рәсемдә: бертуган Хәмидуллиннар.
Автор фотосы.
Кире кайт
|