ҮТКӘН АТНАДА ӘЛМӘТ ШӘҺӘРЕНДӘ пляж волейболы буенча Федерация Кубогына республика ачык турниры үтте. Анда 1992–93 һәм 1994–95 елгы үсмер егет-кызлардан торган 50 команда катнашты. Лениногорскилылар белән беррәттән, ярышларга Яр Чаллы, Азнакай, Бөгелмә спортчылары да килгән иде. 1994–95 елгы үсмерләр командалары арасында шәһәребезнең 12 нче лицей шәкертләре Р. Сәйфетдинов һәм А. Шириязданов I урын алып кайтты. Аларның яшьтәшләре О. Пимуков һәм В. Данилов, шулай ук 12 нче лицей укучылары, IV урынга лаек булды. Өлкәнрәкләр арасында шәһәребезнең 2 нче мәктәбе егетләре Р. Котләхмәтов һәм Р. Зиннуров V урын яулап кайтты.
Кире кайт
|