Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Яңа уку елына зур әзерлек белән

2008–09 уку елында мәгариф хезмәткәрләре коллективы 14 яшь белгечкә артачак. Аларны яңа уку елы белән тәбрик итеп, “Иң яхшы укытучы – 2008” Россия конкурсы җиңүчесе, 8 нче урта мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Любовь Полякова чыгыш ясады. Яшьләрне сәламләп, аларга уңышлар теләде, укытучы һөнәренә тугрылык сакларга чакырды.

Исхак Садриев та яшьләрне тәбрик итеп, аларга беренче матди ярдәм тапшырды. ”Белгечләр 1 сентябрьдән шәһәр һәм районыбыз мәктәпләрендә, балалар бакчаларында үз хезмәт юлларын башлап җибәрәчәк. Аларга уңышлар, хәерле сәгатьләр телик!” – диде ул.

Мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, үзгәрешләр һәм аның төп үзенчәлекләре турында Рафик Хәмидуллин җиткерде:

– Мәгариф идарәсенең төп максаты – уку-укыту сыйфатын арттыру. 2007 елда мәгариф өлкәсендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан уку-укыту сыйфатын арттыру максатында, законнар кабул ителде. Гомуми белем бирү мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфлары өчен Бердәм дәүләт имтиханнары кертү эксперименты уңышлы тәмамланды. Хәзер БДИ белем бирүнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирүче төп чыганакларның берсенә әверелде. Аның төп һәм конкрет нәтиҗәләре бар. Мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр барлыкка килде. Болар – мәктәпләрнең матди-техник базаларын ныгыту, укытучыларның һөнәри осталыкларын арттыру, яңа технологияләрне киң куллану. Моннан белем бирү сыйфатының артуы килеп чыга.

Белем бирү йортларында белем сыйфатын арттыру максатында, җан башы буенча финанслауга күчү процессы гамәлгә керде. Яңа уку елында шулай ук укытучылар хезмәте яңа төр түләү буенча башкарылачак. Ул укытучының хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм укучылар санына юнәлдереләчәк. Әлеге үзгәрешләрнең һәрберсе программалар нигезендә укытучылар, хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында кабул ителде, – диде.

2007–08 уку елында муниципаль районның мәгариф учреждениеләрендә барлыгы 9 мең 590 укучы, шул исәптән шәһәр мәктәпләрендә – 6 мең 839, авылларда – 2 мең 751 укучы белем алган. Белем бирү йортларында ике сменалы укыту мәсьәләләре тулысы белән хәл ителеп бетмәгән. Әлеге проблемалар шәһәребезнең 2 нче һәм 5 нче мәктәпләрендә һаман да ачык кала.

II – IX сыйныфларда укыган 8 мең 538 укучының 8 мең 532 се уку елын уңышлы тәмамлаган. Өлгереш 92,9 процент тәшкил итә. Әмма көзгә калдырылучылар да юк түгел. Андыйлар – 2, 6, 7, 8, 9 нчы һәм Куакбаш урта мәктәпләре укучылары. Укуларын “5”ле билгеләренә 823 укучы тәмамлаган. 63,4 проценты “4”ле һәм “5”ле билгеләренә укыган.

– Быелгы уку елында IX сыйныфлардан 689 укучы, XI сыйныфлардан 681 укучы дәүләт аттестациясендә катнашты. Укучыларыбызның белем алу сыйфаты 100 процент булып кала бирә. Узган ел шәһәребезнең 2 нче мәктәбе һәм В. Чкалов исемендәге урта мәктәпнең IX сыйныф укучылары дәүләт аттестациясе буенча экспериментта катнашты, – дип дәвам итте ул.

– Мәктәпне тәмамлаучыларның 13е алтын медаль ияләре булса, 47се көмеш медальгә дәгъваладылар. Алтын һәм көмеш медальләрнең күбесе – 1, 2, 3, 7, 10 нчы мәктәпләр һәм 12 нче лицей. Урдала һәм Яңа Чыршылы мәктәпләре укучылары да яхшы әзерлек күрсәтте. Рус теле фәне буенча 4,8,9 нчы, Тимәш, Урмышлы урта мәктәпләре укучыларының  БДИ нәтиҗәләре әллә ни сөенерлек түгел иде. Математика буенча 2,3,7 нче мәктәпләр, Чкалов исемендәге мәктәп укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтсә, 3, 8, 9, Тимәш, Кирлегәч һәм Керкәле мәктәпләре укучылары иптәшләреннән шулай ук бераз калыша.

Быелгы чыгарылышларның 76 проценты югары уку йортларына кергән. 20 проценты укуларын урта һөнәри белем бирү йортларында, 3 проценты һөнәри училищеларда дәвам итәчәк.

2007–08 уку елында кадрлар белән тәэмин итү шәһәрдә 100 процент, районда 99,7 процентка үтәлде. 233 укытучы һәм 132 мәктәпкәчә белем-тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләре аттестация узды.

“Мәгариф” илкүләм проектының 3 еллык эшчәнлеге дәверендә барлыгы 21 укытучы грантларга ия булды. 2008 елда исә миллионер мәктәп исеменә шәһәребезнең 11 нче гимназиясе һәм Иске Шөгер урта мәктәбе лаек булды. “Иң яхшы укытучы” номинациясендә шәһәребезнең 7 укытучысы җиңүче дип игълан ителде.Мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы белән, Республика көне һәм шәһәребез туган көне белән тәбрик итәм. Уку елын уңышлы гына башлап, яңадан-яңа үрләр, биеклекләргә ирешүегезне телим, – диде докладчы.

Кадрлар әзерлеге буенча Лениногорск политехник колледжы директоры Рәсим Шәмсетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов һәм шәһәр мэры Исхак Садриев чыгыш ясадылар. Алар мәгариф министрлыгының төп юнәлешләренә, яңа елның бурыч-максатларына тукталып үттеләр. Исхак Әюпович предприятие җитәкчеләренә яңа кадрларны эшкә алуга зур җаваплылык белән килергә кушты,  эш тәҗрибәсе еллар белән килүен ассызыклады.

 

 


Заман сулышы  2008-08-28 14:27:07

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом