Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау эшләре бүген тулы көченә дәвам итә. 20 август мәгълүматларына карасак, исемлектәге 97 йортның 37 сендә эшләр тәмамланган инде. Алтмышында әлегә дәвам итә.
Әлеге программаны тормышка ашыруның беренче елында Лениногорск муниципаль берләшмәсендә күпфатирлы йортларны ремонтлау өчен 109 млн. 111 мең 400 сум акча тоту планлаштырылган. Шуның яртысыннан артыгы үзләштерелгән инде. Аларга төзелеш материаллары сатып алып, берничә юнәлеш буенча ремонт башланган. Аерым алганда, җылылык системасын, җылы су торбаларын алыштыру, су белән тәэмин итү, канализация ремонтлау һәм башка эшләргә тотылган.
Капиталь ремонт барышын тикшереп торучы һәм әзер объектларны кабул итүче белгечләр билгеләп үткәнчә, бүген барлык көчләр дә ремонт эшләрен тиешле вакытка төгәлләүгә юнәлдерелгән.
Кире кайт
|