Курса–Почмакта шундый осталар, үз хезмәтләрен күңел җылысы биреп эшләүчеләр турында сорашмый кала алмадык. Фидаил Фатыйхов, Нәзир Зарипов, Шамил Газизуллин, Фаяз Госманов, Раиф Тимершәехов, Фазинур Гыйниятов трактор белән өйгән саламны Мәүлет Габидуллин, Альберт Гобәев әнә шундый матур эскертләргә әверелдерәләр икән.
Уңыш яхшы ширкәттә. Бернинди “сусыз” арыш гектардан — 46, көзге бодай — 40, борчак 32 центнер биргән. Арпадан 50 центнер чамасы чыга. Әле язгы бодай барысын да уздырачак.
Сигез “Нью–Холланд” комбайны арпа суга. Иртән чык кипкәнче чүплерәк басуда эшлиләр, аннан — орлыкка дигәнне. Элиталы орлыклар белән шөгыльләнүче хуҗалыкка республиканың төрле якларыннан киләләр. Генераль директор Шәйдулла Сәлаховның телефоны бер өзлексез чылтырый. Әле генә Әгерҗе белән сөйләшеп алдылар, орлыкка 60 тонна арыш, 40 тонна бодай алабыз, диләр. Бәясе дә ярап торырлык: килограммы 10 сумнан артык.
Хуҗалыкта күпьеллык үлән орлыклары чистарту линиясе дә эшли. Читтән килүчеләр дә аз түгел, районда берәү генә ул.
Көзге чәчүгә җир әзерләү, чәчүнең сыйфаты турында бу үзе бер сәнгатькә тиң дисәк тә ялгыш булмас. Бу көнне “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлеге политсовет секретаре Алмас Назиров кул куйган Рәхмәт хаты, диплом һәм акчалата бүләк алган Әнис Әүхәдиев (рәсемдә) белән кыска гына вакытта сөйләшеп алу да күңелгә рәхәтлек бирде. Канадада эшләнгән “Грентплейс” агрегаты белән 1020 гектар чәчү чәчкән кеше бу. Әлеге агрегат турында җанлы әйбер кебек сөйли: “Сош-никларына пычрак та ябышмый, бик акыллы эшләнгән, менә болары каток ролен дә үти, тирәнлекне дә көйли”. Һәр культураны чәчеп бетергәч калган орлыкларны бөртекләп җыеп алалар.
— Шунсыз ярамый, орлыкны катнаштырсаң сыйфатын югалта ул, — ди.
Моңарчы күпьеллык үлән басуы булган монда. Туфрак — гөл чүлмәгендәге кебек, кәс әсәре күрмәссең. Рәүф Әһлиуллин, Данил Әгъзәмов, Рафаэль Җәләлиев әнә шундый хәлгә китергән аны.
1800 гектардагы чәчүне иң яхшы срокта башкарып чыктылар. Әнис агрегаты сменага 55 гектарга кадәр (нормасы — 30 гектар) чәчте. Аның белән эшләүче Ренат Сибгатуллин, Айрат Галимов, Рәдиф Зәйниев тә бик тырышлардан.
Кире кайт
|