Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Белем сыйфатлы булсын

Конференцияне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова ачты.

Конференция эшендә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров катнашты.

Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров үзенең чыгышында балаларга тирән белем бирү өчен фидакарьлек күрсәтеп эшләүче мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Район башлыгы 2007 елда социаль объектларны төзү һәм ремонтлауга 34 млн. сум акча тотылуын әйтеп үтте. Шуның  19 млн. сумнан артыгы мәгариф өлкәсенә тотылды. Укучыларга тирән белем бирү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Һәм моның матур нәтиҗәләрен дә күрәбез. Укытучы хезмәте  тиз генә нәтиҗә бирә торган хезмәт түгел. Көндәшлеккә сәләтле  шәхес тәрбияләү өчен озак вакыт кирәк.

Кайбер мәктәпләрнең статусын үзгәртү дә база мәктәпләрендә ныклы белем бирүгә мөмкинлекләрен тулы файдалануга   юнәлдерелгән.

Лаешта үткәрелгән педагогик конференциядә республика Президенты Татарстан укытучыларының хезмәт хакы регионнар арасында иң югарысы булачак, дип ассызыклап үтте.

Укытучылар кулы аша балаларыбыз олы тормыш юлына үтә. Тәрбия эшендә вак–төяк юк.

Белем бирү, тәрбия өлкәсендә проблемалар җитәрлек. Патриотик тәрбия бирү буенча матур традицияләрне яңартасы бар. Хәрби хезмәттән читләшергә омтылу фактлары бу мәсьәләдә эшнең җитмәвен искәртә. Ун егетнең берсе генә сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраклы. Районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудырылды.

Хезмәт  тәрбиясе бирүдә файдаланылмаган мөмкинлекләр күп. Пө-шәңгәр мәктәбендә бер укучыга 40 килограмм яшелчә үстерәләр. Ә Арча мәктәпләрендә 1–2 килограмм гына. Лесхоз мәктәбендә кролик асрыйлар. Арча мәктәпләрендә ата–аналар взносына гына исәп тотарга өйрәнгәннәр.

Хезмәт тәрбиясен яхшыртырга кирәк. Балалар җәйге хезмәттән читләшү җаен карыйлар, ә бу чор бишенче хезмәт чирегенә әверелергә тиеш.

Алмас Әминович мәктәп коллективларына урып–җыюда, терлек азыгы әзерләүдә лаеклы өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Рина Бәд- риева “Сыйфатлы белем — көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыру нигезе” дигән доклад белән чыкты. Ул район педагогларының куелган таләпләр югарылыгында эшләүләрен, әйбәт нәтиҗәләргә ирешүләрен билгеләп үтте. Уңышлы яклар белән бергә хәл итәсе проблемаларга тукталды.

Доклад буенча фикер алышуда катнашучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәрен әйттеләр.

Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров Арча районының мәгариф өлкәсендәге уңышларына югары бәя бирде.

Мәгариф өлкәсендә фидакарьлек күрсәтеп эшләүче хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.
Арча хәбәрләре  И.Фаттахов 2008-08-28 18:15:45

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом