Әтием Рәшит Казанда ашыгыч ярдәм машинасында шофер булып эшли. Эшендә аны хөрмәт итәләр, яраталар. Әтиемне, гел шулай намус белән эшләвен, юлларда хәвеф-хәтәрсез, исән-сау йөреп кайтуын теләп, сагынып көтеп торам, ул өйгә күчтәнәчсез кайтмый! Әнием Рәмзия Өчиле җирле үзидарәсендә эшли. 23 ел авыл кибетендә сатучы булды. Әнием кул эшләрен дә зур осталык белән башкара, пешергән ризыклары да бик тәмле. Дөресен генә әйткәндә, ул эшсез тора алмый!
Абыем Рөстәм мәктәпне бары тик «5»ле билгеләренә генә тәмамлап, Авыл хуҗалыгы академиясендә экономистлыкка укыды. Казанның Киров районында эчке эшләр бүлегендә инспектор булып эшли. Өйләнгән. Туган апам Алия белән алар безгә гаилә елына бик зур бүләк ясадылар: Азалия исемле сеңелкәшем, әти-әнинең оныгы туды. Без аны бик яратабыз!
Апам Ландыш мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, төзелеш университетының Знче курсында укый. Апам һәм абыем белән горурланам. Үзем дә аларга охшарга тырышам. Чиканас мәктәбендә укыйм.
Мин бик бәхетле кыз. Кыенлыклардан саклаучы нык җилкәле әтием, өзелеп яратучы, аркамнан сөеп, битемнән гел үбеп, назлап кына үстерүче әнием, бер-беребезне яратып, сагынышып күрешүче апам, абыем, туган апам, сеңелкәшем Азалия, бергә тормасак та, бөтен яктан ярдәм итеп, кызым, дип өзелеп торучы әбием бар.
Җир йөзендәге барлык балаларга да минекедәй гаилә бәхете телим. Үзләре дә әти-әниләренә бары тик шатлык-куанычлар, гел игелекләр һәм изгелекләр генә китерсеннәр иде.
Кире кайт
|