Көньяк Кореяда һәм Финляндиядә эшләнгән телефоннарны күбрәк урлыйлар. Элемтәнең мондый чараларын һәркем алырлык булса да, кайбер гражданнар, нигездә, 16–28 яшьтәгеләр, чит телефоннарга ия булуны өстенрәк саныйлар, кайвакытта көч тә кулланалар. Яшьләрне караклык юлына нәрсә этәрә: кәрәзле телефоннар сатып алырга акчалары булмаумы, берничә элемтә чарасына ия булу теләгеме, әллә урланганны сатып табыш алырга теләүме? Әмма әлеге сәбәпләр түгел, кешегә хөрмәт булмау этәрә мондый җинаятькә.
Менә суд практикасыннан берничә мисал. Казанда яшәүче И.М.Шәйхетдинов 12 апрельдә Сикертән авылы янында Курса разъездында яшәүчегә бәйләнә, кыйный, телефонын талап ала. Суд Шәйхетдиновны 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
Арчада яшәүче Р.Хөснетдинов та танышларына кунакка баргач караклык юлына баса. Аларның өеннән киткәндә кунакларның берсенең кәрәзле телефонын чәлдерә. Гаеплене штрафка тарттылар.
2008 елның 22 июнендә исерек хәлдәге Р.Н.Шәйдуллов Арча урамында Л.Шәймуллин янына килә һәм аңа янап кулындагы 4 мең сумлык “Самсунг–480” кәрәзле телефонын талап ала. Суд Шәйдулловның хәрәкәтләрен талау дип бәяләде һәм 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
Башка җинаять эшләре буенча гаеплеләр дә җәзага тартылды.
Кире кайт
|