
Быел район буенча 356 бала беренче сыйныфка бара, шуларның 56сы аз керемле гаиләләрдән. 25 август көнне “Яшьлек“ милли-мәдәни үзәге янында әлеге балаларга ранецлар, форма һәм спорт костюмнары тапшыру тантанасы үтте. Ап-ак бантиклар таккан кызчыклар, шук малайларның самими карашларыннан тизрәк ул бүләкләрне тотып карыйсылары килү теләге чагыла иде. Балалар иҗат үзәге һәм сәнгать мәктәбе балаларының чыгышларын да алар кызыксынып күзәтте. Муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов балаларның яхшы билгеләргә генә укуларын, спортта, сәнгатьтә актив катнашуларын теләде.
Әлеге акциягә беренчеләрдән булып Мирзашәриф хәзрәт Шәрәфетдинов кушылган һәм 1000 сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәткән. Шулай ук хуҗалык, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, мәктәп директорлары, хакимият хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын тапшырганнар. Тамчыдан күл җыелган кебек, әлеге акция барышында шактый күләмдә акча тупланды. Һәм аңа әлеге бүләкләр алынды. Балаларның әти-әниләре иганәчеләргә чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр. Эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләделәр.
Балачак, балачак инде. Керсез, эчкерсез, саф хисләргә бай ул. Кулларына бу бүләкләрне алуга аларның йөзләре тагын да балкып китте. Кызыксынулары артык көчле иде, түзмәделәр, мәктәп формасын, спорт костюмнарын киеп үк карадылар. Ранецка, аларны сөендереп, “Бердәм Россия“ сәяси партиясенең махсус футболкалары да салынган иде. Балалар аны да киеп карадылар. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары К.Р.Идрисова үзләрен тәбрикләгәч: “Кемнәрнең нинди һөнәре бар?“ – дип кызыксынгач, алар, берсен-берсе бүлеп, шигырь сөйләде, җырлады. Барысы бергә биеде, күңел ачты. Балаларның мондый бәхетле мизгелләре күңелләрендә озак сакланыр, тырышып укырга этәргеч бирер әле.
Кире кайт
|
|
|