Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Уңышлар артында.тынгысыз хезмәт

Аның биографиясе берничә юлга сыеп бетә: педучилище тәмамлагач армиядә хезмәт итү, шахтада эшләү, читтән торып югары белем алу, эшмәкәрлек, җитәкче вазыйфаларны башкару.

–Иң мөһиме–күңел биреп эшләү, яуланган үрләрдән чигенмәү һәм алга бару,–ди ул.

Җәмгыять 130 авыл халкына хезмәт күрсәтә, аларның 35ендә 50дән азрак кеше яши, кайберләре район үзәгеннән 80 километрга кадәр ераклыкта. Вандовка, Березовское, Грахань кебек авылларда сәүдә киштәләре өйләрдә оештырылган. Шәһәр кибетләренә җәмгыять товарны көнгә  өч тапкыр таратып чыкса, райпоның автохуҗалыгыннан көн саен берничә юнәлештә авыл халкына хезмәт күрсәтүче автолавкалар чыгып китә. Сәүдәнең халык соравын искә алып оештырылуы да зур файда бирә. Барысы да сатып алучыларны югалтмас өчен эшләнә. Кыйммәтлерәк товарларны кредитка рәсмиләштерергә дә, авыл хуҗалыгы продуктларына алыштырып алырга да мөмкин. Товарларга заказлар кибетләрдә генә түгел, өйдә дә кабул ителә. Сәүдә нокталарының эш режимы озайтылган. Һәр кибет суыткыч белән тәэмин ителгән. Сорау зур булган товарларга бәяләр арзан. Яңа микрорайоннарда, яңа йортлар җиткерелгән урыннарда яңа кибетләр әледән-әле ачылып тора. Халыкка хезмәт күрсәтүнең яңа төрләре дә кулланылышка киң кертелә. Мәсәлән, кибетләрдә хәзер ашлыкны тарттырып, шәхси хуҗалыкларда җиткерелгән продукцияне тапшырып промышленность товарлары алып була. Кибетләр аша бакча сукаларга, дуңгыз балаларына, мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыруга да заказлар кабул ителә. Районның кулланучылар кооперациясе системасында бүген 400дән артык кеше хезмәт куя. Биредә 120 вакытлы, сезонлы эш урыны да оештырганнар.

Сүз дә юк, кулланучылар кооперациясе эшчәнлегенең төп юнәлеше–сәүдә. Ул 122 кибет аша тормышка ашырыла, аларның 109ы бер үк вакытта хәзерләү пункты булып та хезмәт итә. Чимал хәзерләү һәм эшкәртүне Иван Петрович Иванов бүгенге шартларда өстенлекле һәм сәяси яктан мөһим юнәлеш дип саный. Әгәр читтән кертелгән товар 35 проценттан артык икән, бу илнең үз товар җитештерүчеләре өчен куркыныч сигнал булып тора. Ә чит җирдә, ят кояш астында үстерелгән азык-төлекне куллану кешедә генетик дәрәҗәдә үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу яктан райпо идарәсе рәисен ватанпәрвәр дип санарга мөмкин. Райпо базасында, Шәдчедә малларны ясалма орлыкландыру пунктлары оештырылган, халык аны сөенеп кабул иткән икән, шәхси сектордагы малларның баш санын арттырырга реаль мөмкинлек туа, хәзерләүләр пунктларына халыкның ит тапшыруы артачак, ә алар турыдан-туры пилмән җитештерү цехына, ә аннан сәүдә нокталарына, җәмәгать туклануы предприятиеләренә эләгәчәк, дигән сүз. Менә сезгә җитештерүнең ябык циклы. Ә планнарда–теплица төзү, 1нче ашханә базасында заманча җиһазлар урнаштырып, икмәк-азык әйберләре җитештерү цехы ачу. Һәр авылда буш бакчалар бар. Аларны да табышлы эштә кулланырга: сатучыга утырту өчен бәрәңге, эшкәртергә химикатлар бирергә мөмкин. Сатучы өстәмә акча эшләячәк, халыктан җыела торган продукция күләме артачак. Сарыкчылыкны да райпода торгызып кына калмыйча, табышлы тармакка әйләндерергә омтылалар. Омарда 170 сарык асрала, аларны 3 кеше карый. Иван Петровичның мондый уй-планнары байтак. Алар барысы да бер максатка–үз товар җитештерүчеләребезгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу киң масштаблы бурычлар югары хезмәт дисциплинасы, төгәл исәп, контроль һәм ышаныч бәрабәренә тормышка ашырыла. Райпода эшмәкәрлек атмосферасы хөкем сөрә. Хәзерге заманда башкача мөмкин дә түгел. Кеше күңел биреп эшләсен өчен конкрет хезмәткә түләү шартлары булдырылган. Хезмәт хакының нәрсәләрдән җыелганын һәркем яхшы белә. Сәүдә һәрвакыт сәнгать булды, ә безнең заманда аның серләренә җентекләп өйрәнергә кирәк. Юкка гына сатучылар арасында икътисади укулар еш оештырылмый, сатып алучыларга культуралы хезмәт күрсәтүгә югары таләпләр куелмый. Тирә-юньнәре яхшылап төзекләндерелгән, яннарында балалар мәйданчыклары булган кибетләр гаиләләрнең яратып йөри торган урынына әйләнер.

Әйе, сүз дә юк, Иван Петрович–масштаблы, дәүләт һәм халык, үзе яшәүче җир мәнфәгатьләрен уйлап фикер йөртүче җитәкче. Аның инициативасы, алдан күрү сәләте, эшкә сәләтлелеге, район җитәкчелегенең актив ярдәме бәрабәренә район кооператив сәүдәсе йогынты сферасын киңәйтүен дәвам итә. Июль аенда гына Юлчылар бистәсендә яңа кибет ачканнар иде, Республика көненә Төньяк микрорайонда тагын бер сәүдә ноктасы хезмәт күрсәтә башлады, Көньяк микрорайон территориясендә яңа кибеткә нигез салыначак. Шул ук вакытта райпо бәяләрне күтәрмәс өчен бөтен көчен куя. Болар барысы да халыкны уйлап эшләнә.

–Җирдә эз калдыру өчен бөтен көчеңне биреп эшләргә кирәк. Эше, аның башкаларга мөнәсәбәте, кешенең киләчәк буыннар хөрмәтенә лаеклымы, юкмы икәне турында үзе әйтер,–ди Иван Петрович. Бөтен гомере яңалык эзләп узган аның, барысын да кире кайтарсаң, шушы ук юлдан узар иде ул.

Каян килә мондый үз-үзеңә ышаныч, ихтыяр көче, ныклы тормыш позициясе? Үзендәге бөтен иң яхшы сыйфатлар әти-әнидән бирелгән, ди Иван Петрович. Ул үзендә иң гүзәл кешелек сыйфатларын, җиргә һәм кешеләргә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм үз эшләре, гамәлләре өчен җаваплылык тәрбияләгәннәре өчен бүген инде мәрхүм булган әти-әнисенә рәхмәтле. Үз вакытында аңа булышкан, туган ягына кайтырга кирәклегенә инандырган, үз эшен табарга ярдәм иткән энесенә, һәрвакыт теләктәшлек, ярдәм күрсәтүче туганнарына рәхмәтле. Үз тылы–хатыны Анастасия, кызлары Людмила һәм Виктория, оныклары турында аеруча мәхәббәт һәм җылылык белән сөйли. Үзен чын мәгънәсендә бәхетле кеше дип саный. Чөнки иртән эшкә ашкынып бара, кич якыннарын, аларның йөзләрен күрергә ашыгып кайта. Әти-әнисе анда тәрбияләгән сыйфатларны Иван Петрович хәзер балаларына һәм оныкларына күчерә.

–Иң мөһиме–кешеләрне хөрмәт итә һәм бәяли белү, чит әйбергә кул сузмау, шәфкатьлелек сибү. Үз балаларыма шуны васыять итеп әйтәм. Әмма барысының да нигезендә хезмәт сөючәнлек ята. Көч һәм теләк барда эшләргә кирәк,–аның бөтен теләге шушы. Армый-талмый эшләвенең нәтиҗәсе дә күз алдында: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Татпотребсоюзның, районның күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Алтын көз” агропромышленность күргәзмәсе, Россия һәм республика күләмендәге конкурслар дипломнары. Мондый бүләкләр олы җаваплылык та йөкли. Димәк, алда–тагы да зуррак эшләр.


Нократ  Н.Якимова, 2008-08-23 12:58:24

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом