Шушы хәбәрдән соң район ветераннар советы рәисе Гөлфидә ханым Гыйниятуллина белән юлга кузгалдык. Күктәк Мирсәет – Чаллыдан 50 километр чамасы ераклыкта, Яңа Бүләк авыл җирлегенә карый. Шома асфальт юлдан машинабыз җиңел элдерде. Ярты сәгатьтә килеп тә җиттек. Зәңгәр рәшәткәле, челтәр йөзлек тәрәзәле йортлары, иркен һәм чирәмле урамнары белән каршылады Күктәк Мирсәет. Табигате дә гаҗәеп матур икән. Күкрәк тутырып сулыйм дисәң, урманы янәшәдә. Кайбер йортларның капкалары шар ачык, монысы хуҗаларының киң күңелле булуларына ишарә. Авылның ветераннар советы рәисе Өлфәт Зарипов безне югары очта, Салиха әби яши торган йортка алып килде. Салиха әби чәчәкле матур күлмәген кигән, ак яулыгын бәйләгән килеш олы яктан җитез генә чыгып: “Ару килеп җиттегезме, оланнар”, – дип ягымлы күреште. Әби үзенең олы яшьтә булуыннан читенсенгән кебек тоелды, башка берәү аңа 75тән арыны бирмәс иде. Күзе күрә, колагы ишетә, үз аягы белән рәхәтләнеп йөри, кайчагында оныкларын шаян сүзләр әйтеп көлдерә. Тумышы белән ул Актаныш районы, Әҗәкүл авылыннан. 99 яше тулар алдыннан, килене һәм оныклары белән туган авылына сәфәр кылып килгән... Элек чәчәк җыйган болыннары урынында бүген Агыйдел дулкыннары. Әбиебез елга буена басып, моңаеп: “Менә шушы тирәдә булган безнең нигезебез”, – дип яр буенда ялгыз яткан ташларга күрсәтә. Яшьлек хатирәләре ялгана. Әтисе Хәйретдин ага революциягә кадәр пристань тоткан. Аны югары сыйныф вәкиле, бай кеше дип эзәрлекли башлагач, гаиләсе белән җыенып, бөтен әйберен ат арбасына төяп, Күктәк Мирсәет ягына чыгып киткән һәм шунда төпләнеп калган. Салиха сылу кыз булып, Солтангали исемле егеткә кияүгә чыга, ике бәбәй – бер кыз һәм малай китерә. Матур гына гаилә тормышы җайлаганда, Ватан сугышы башлана. 1941 елның 25 июнендә өй хуҗасын сугышка алалар. Кулында өч айлык имчәк баласы Мөдәррисе белән кызы Халисәне кочаклап кала ана. Ярый әле кул арасына керерлек, вак-төяк эшкә ярарлык булып үсә Халисәсе. Бу чакта аңар 10 яшь була.
– Әнкәй уракта, кеше-кара кузгалганчы, берәр ал урып куяр иде. Кышын ферма малларын карады. 1943 елның декабрендә 700дән артык хезмәт көне эшләгәне өчен мәркәзебез Казанда колхозчы ударниклар съездында катнашты һәм бүләк алып кайтты, – дип сөйли кызы Халисә.
Әби үзе дә хәтерен җыеп искә ала: сугышның иң авыр чагында, ил язмышы кыл өстендә калганда, башкалабыз Мәскәүдән эвакуацияләнеп килгән ике балалы рус хатынын торырга кертәләр. Мескенкәйнең яшь баласы бар. Кайчагында ашау җитмәгәнлектәнме, нарасыйны имезерлек тә сөте булмый. Шулчагында үзенең имезә торган баласы булуга карамастан, Салиха түтәй чит кеше баласына күкрәгенә алып туендыра. Эштән озаклап кайта алмый торганда, рус хатыны нәни Мөдәррисне карый. Менә шулай читтән килгән кешеләрне якын итеп, бар булганын уртак итеп яши Салиха түтәй гаиләсе. 1943 елның 13 июнендә эвакуациядәге мәскәүлеләрне үз өйләренә җибәрәләр. Мәскәү адреслары билгеле булса да, бик күреп очрашасылары килсә дә, тормыш мәшәкатьләре белән аралашулар өзелә.
Салиха түтәйгә авыр кайгылы хәбәр – иренең Латвия җирендә батырларча һәлак булуы хакында хат килеп төшә. Әмма сыгылып төшми, көне-төне эшкә җигелеп, кайгысын җиңеләйтә. Балалар да үсә. Улы Мөдәррис күп еллар “Игенче” күмәк хуҗалыгында бригадир булып эшләде, хезмәт кешесенә ихтирамлы булды, зур абруй казанды. Күмәк хуҗалык таралгач та, ындыр табагы мөдире буларак зур оештыру эшләре башкара. Өй эчендәге һәрбер эшне әнисе белән киңәшләшеп эшли. Килене Тәкыя дә “әнкәй” дип өзелеп тора, әбекәй Мөдәрриснең өч улын, бер кызын үстереште. Кызы Халисә дә әнисенә мең рәхмәтле, аның да балаларын, оныкчыкларын тәрбияләп үстерүдә өлеше зур булды.
Мин ипләп кенә Салиха әбидән ачык аң белән озак яшәүнең серен сорашам. Ул: «Гомерем буе хезмәттә булдым, тик утыруны җенем сөймәде. Хәрәкәттә – бәрәкәт ди бит халкыбыз. Кешеләргә, авылдашларыма игелек кенә эшләргә тырыштым”, – дип җавап бирде. Кылган игелекле гамәлләре картайган көнендә, 100 нче яшенә таба барганда, җан тынычлыгы булып, Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылып, сәламәт яшәү үрнәге булып үзенә кире кайта. Олы җанлы, балалар һәм күп санлы оныклар хөрмәтен тоеп яшәүче ак әби һәр туган көнгә хәерхаһлы булып догаларын багышлый. “100 яшемә, Аллаһы боерган булса, килергә онытмагыз», – дип капка төбенә чыгып, кул болгап озатып калды ул безне.
Якты юл Х. Мөхәммәтшин 2008-09-09 10:29:26
Кире кайт
|