Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
«Тукран тәүбәсе» бирүчеләр

Круглое Поле поселогында яшәүче, үтерү яисә сәламәтлеккә зур зыян китерү белән янаган өчен бер ел алты ай сынау срогы белән шартлы хөкемгә тартылган С. бер ел гомерен катгый режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Шартлы хөкем узу тәртипләрен тиешенчә үтәгән булса, билгеле, С. иректән мәхрүм ителмәс иде. Ул, җәзаларны башкару инспекциясен искәртмичә, яшәү һәм эш урынын алыштырмаска, даими рәвештә инспекциядә теркәлү узарга тиеш була. Ләкин С. билгеләнгән вакытка теркәлү узарга килми, яшәү урынын үзгәртә. Аңа кисәтү ясала, ләкин С. барыбер инспекциядә күренми. Соңыннан аның административ җаваплылыкка тартылуы, 10 тәүлеккә иректән мәхрүм ителүе ачыклана. Җинаятьче инспекциядә теркәлергә уйламый да. Яшәү урынында тискәре яктан бәяләнә, җәмәгать тәртибен боза, исерткеч эчемлекләр куллана, беркайда да эшләми. Ул теркәлү узарга килмәвен төрле сәбәпләр, шул исәптән юлга акча булмавы белән аңлата. Иректән мәхрүм итмәүләрен үтенә, төзәләчәгенә ышандыра. Ләкин суд карары катгый. Моңа кадәр дә иректән мәхрүм итү рәвешендә хөкемгә тартылуын исәпкә алып, С. колониягә җибәрелә. 

“Татарстан” совхозы поселогында яшәүче А. гомуми режимлы колониядә ике ай унике көн гомерен уздырачак. Ул хезмәт хакының ун процентын дәүләт кеременә тоту белән сигез ай төзәтү эшләренә балаларны яисә хезмәткә сәләтсез ата-аналарны тоту өчен акчалар түләүдән явыз ният белән читләшкән өчен хөкем ителә. А.га “Кама-Бекон” ҖЧҖ һәм “ТукайАгрохимсервис” ҖЧҖнә эшкә урнашырга күрсәтмә бирелә. Аның нигезендә, җавапка тартылучы 5 көн эчендә әлеге предприятиеләргә барып эшкә урнашырга тиеш. Тик аңа бу предприятиеләрдә эш бирелми, вакансия булмавы белән аңлаталар. Бер айдан соң А. инспекциягә “Кама-Бекон” җәмгыятендә слесарь булып эшләве турында белешмә алып килә. Шул ук көнне инспекция хезмәт хакының ун процентын тотып калу өчен предприятиегә хәбәр итү кәгазе (извещение) җибәрә. Ләкин А.ны бер көн сәбәпсез эшкә килмәве аркасында эштән чыгаралар, хезмәт хакының бер өлешен тотып калып өлгермиләр. Аңа кисәтү ясала, айга ике тапкыр инспекциядә теркәлү узарга кирәклеге әйтелә. Ләкин А. инспекциядә күренми, мөстәкыйль рәвештә эшкә урнашмый. Аңа тагын бер тапкыр кисәтү ясала. Нәтиҗәдә, җинаятьче иректән мәхрүм ителә.       

Бәтке авылында яшәүче А. караклык өчен бер ел сынау срогы белән шартлы хөкемгә тартыла. Җинаятьче шартлы хөкем узу тәртипләре белән таныша, әмма үтәми, җитди сәбәпләрсез билгеләнгән вакытта теркәлү урынына килми. Шулай ук әлеге авылда яшәүче, нәкъ шул ук маддә буенча шартлы хөкемгә тартылган Г. да, берничә тапкыр кисәтү ясауга карамастан, теркәлү узарга килми, исерткеч эчемлекләр куллана. Шуңа өстәп, инспекциягә хәбәр итмичә, яшәү урынын үзгәртә. Бәтке авыл җирлеге Советыннан алынган белешмә караклык өчен бер ел сынау срогы белән шартлы хөкемгә тартылган С.ның да даими яшәү урыны булмавын күрсәтә. Тәүбәгә килергә уйламаган әлеге җинаятьчеләрнең сынау сроклары суд карары белән озайтылды.

Караклык өчен ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә хөкемгә тартылган Р. исерек хәлдә җәмәгать урынында йөргән өчен административ җаваплылыкка тартыла. Җинаятьче суд билгеләгән вакыт эчендә эшкә урнашмый, профилактик әңгәмәләргә йөрми. Аңа кисәтү ясала. Р. инспекциягә килмәвен аяк-кулының җәрәхәтләнүе белән аңлата, исерек хәлдә җәмәгать урынында булуын да кире какмый, үз гаебен тулысынча таный. Аның сынау срогы озынайтыла һәм йөкләмәләр өстәлә: исерткеч эчемлекләр эчү белән бәйле урыннарга йөрмәскә, билгеләнгән вакытта инспекциядә теркәлү узарга. График белән таныш булса да, җинаятьче җитди сәбәпләрсез чираттагы теркәлүгә килми. Аңа кисәтү ясала, ләкин үзгәрешсез. Соңыннан Р. теркәлүгә килмәвен юлга акчасы булмавы белән аңлата. Ләкин инспекциягә бу турыда вакытында хәбәр итмәгән була. Суд карары нигезендә сынау срогы алты айга озайтылды.     

Җинаятьчеләр арасында, кылган гамәлләренә үкенеп, тәүбәгә килүчеләр дә бар. Круглое Поле поселогында яшәүче, талау өчен дүрт ел сынау срогы белән шартлы хөкемгә тартылган Р. исә төзәлү юлына баса. Ул, җәзаларны башкару инспекциясен искәртмичә, яшәү һәм эш урынын үзгәртмәскә, айга өч тапкыр инспекциягә профилактик әңгәмәләргә килеп йөрергә тиеш була. Р. үрнәк тәртибе белән үзенең төзәлүен исбатлый. Тәртип бозу очраклары күзәтелмәгән, эш һәм яшәү урыннарыннан бары тик уңай бәяләмәләр генә булганга күрә, аңа карата шартлы хөкем үз көчен югалта. Р. дан суд хөкеме алына.


Якты юл  2008-09-09 10:44:03

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом