Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Хезмәт династияләре

Уттай эш өстендә бу конкурска килергә җай һәм вакыт тапкан уңган гаилә әгъзаларына тамашачы сәхнәгә менгәнче үк рәхмәт укыды. Укытучыларның яңа уку елы башланган, игенчеләрнең кылны урталай ярып, көнне-төнгә ялгар, һәр минутларының кадерле вакыты. Аның өстенә “икенче икмәк” өлгергән. Мәшәкатьле кызу урак өсте булуга карамастан барлык династияләр дә бәйгегә тулы әзерлек белән килгәннәр.

Конкурс 3 турда узды. I тур – “Таныш булыйк”, II тур – Гаилә альбомы” һәм өйгә эш итеп бирелгән стендларны тәкъдим итү, III тур – “Нәсел шәҗәрәсе”.

Һәрбер бәйгене район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р. Тимофеева җитәкчелегендәге абруйлы жюри бәяләде. Конкурслар мәдәният бүлеге үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән аралашып барды.

Бәйгегә килгән һәрбер гаилә нәселе, әби-бабайлары узган хезмәт юлына дан җырлады, саннар һәм  тарихи мисаллар белән дәлилләр китерде. Мәсәлән, Теләнче Тамак авылыннан килгән Хәлимов-Арслановлар династиясенең укытучылык эшендәге гомуми хезмәт стажы Мәдинә ханым ягыннан гына да 354 ел тәшкил итә. Данлыклы “Гигант” хуҗалыгында хезмәт үрләре яулаган  Шәйхетдиновлар һәм С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта гомерләре буе тир түккән Сәйфуллиннарның хезмәт юлларының башы XVIII гасыр ахырына туры килә. Ә Иске Абдул авылыннан  килгән С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның уңган терлекчеләр династиясе – Хуҗиннарның хезмәт юл  башы ерак Фазулла бабайларыннан ук башлаганлыгы турында үзләре төзегән шәҗәрә агачлары ук сөйли. Һәрбер династиянең нәсел агачы куе яфраклардан тора. Сәхнәгә нәсел дәвамчылары – нәни кыз һәм уллар тезелгән. Күңелгә рәхәт, карарга соклангыч. Тәртиплеләр, итәгатьлеләр.

Менә сүз хөкемдарларга бирелде. Алар өчен эш урак өстеннән дә кызу булды. Чөнки сәхнәгә чыккан һәрбер династия вәкилләре районда абруйлы һәм хөрмәтле. Барлык катнашучыларның эшләре югары билге алсалар да, берничә балл аерма белән Мерәс авылыннан Сәйфуллиннарның хезмәт династиясе җиңүче дип табылды.

– Алар район данын Казанда “Хезмәт династияләре”нең республикакүләм йомгаклау бәйгесендә яклаячаклар, – дип белдерде жюри рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р. Тимофеева.

Ул шулай ук бу бәйгене оештыруда актив катнашкан район социаль яклау идарәсе, район мәгариф һәм мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре хезмәткәрләренә, авыл җирлеге башлыкларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Бәйгене оештыруда башлап йөргән районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге хезмәткәрләренең тырышлыгын аерым билгеләп үтте. Җиңүчеләргә һәм бәйгедә катнашкан династияләргә  Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды.

Хезмәт династияләрен шулай ук агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюз оешмасының район комитеты рәисе Гомәр Хәйруллин да җылы котлады. Иганәчеләр Биклән авыл җирлеге башлыгы М. Сәхбиев, Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Р. Хәбибуллин, “Гигант” ҖЧҖ җитәкчесе Р. Имамов һәм С. Сәйдәшев исемендәге ҖЧҖ  җитәкчесе М. Сафин исеменнән дә хезмәт алдынгыларына  җылы тәбрик сүзләре әйтелде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 


Якты юл  Р. Сәетгәрәева 2008-09-09 10:46:45

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом