Татарстан Республикасының т.зелеш, архитектура ..м торак-коммуналь ху.алык министры М. Х.снуллин чыгышыннан күренгәнчә, җәй урталарында төзелеш эшләре темпы түбәнәюе күзәтелгән. Ул моны республика кырларында барган урып-җыю чоры белән бәйледер диеп фаразлады. “Чөнки шәһәр автотранспорт идарәләрендә исәптә торган йөк автомобильләре бар да диярлек ашлык ташу эше белән мәшгуль”, – диде министр.
Марат Х.снуллин .зене. чыгышында 2008 елга социаль ипотека программасы буенча барлыкка килг.н чиратларны .ч ел эченд. бетер. бурычы куелды дип иск.ртте.
ТР Президенты каршындагы Д..л.т торак фондыны. башкарма директоры Т. Абдуллин төзелеш эшләре башкарыласы җирнең төгәл һәм дөрес итеп р.смил.штерелүенә аеруча игътибар итәргә кушты. Сентябрь ахырына кад.р муниципаль районнар бел.н торак т.зелеше буенча 2009-2011 елларга ис.пл.нг.н планнарны килештер. т.г.лл.нерг. тиеш.
Республика премьер-министры Р. Миннеханов җитәкчеләргә өч юнәлешле: авыл җирендә эшләп калган яшь гаиләләр өчен, социаль ипотека һәм яшь гаиләләр программаларына документлар тапшырган гаиләләрнең исемлеген тагын бер кат тикшереп чыгу бурычын йөкләде. “Бу торак йортлар яшәү шартлары булмаган яки йорт-җирсез яшь гаиләләр өчен генә төзелә. Ә “тәмле күмәч”тән һәркемнең дә авыз итеп карыйсы килә. Ниндидер ялган документлар нигезендә икенче, өченче фатир алып сатучыларны вакытында ачыкларга, фаш итәргә кирәк”, – диде премьер-министр. Ул үзенең чыгышын түбәндәге сүзләр белән тәмамлады: “Торак алу исемлегендә 3 ел торган гаиләләргә фатир бирелергә тиеш. Безнең максат һәм программа шартлары шундый”.
Якты юл Р. Сәетгәрәева 2008-09-09 10:49:42
Кире кайт
|