Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Мамыктай итеп эшкәртә

Моны Теләнче Тамак бүлекчәсенең Хуҗи авылы ягындагы арыш басуында “Нью-Холланд” тракторчысы Рамил Закиров эшчәнлегендә ачык күрдек. Ул Германиянең «Лимкин» фирмасы эшләгән “Кивон” культиваторы белән сменага 60 гектардан артык җир эшкәртә. Тракторчы тәҗрибәле, 30 елдан артык “ДТ-75” һәм “К-700” тракторларында туган ягы басуларын туңга сөргән. Механизатор хәзер икенче елын “Нью-Холланд” тракторы белән идарә итә. Техниканың уңайлылыгын, җитештерүчәнлеген, тракторчыга җайлы булуын мактап бетерә алмый. Рамил, яңа технология кулланып, көчле “Кивон” культиваторы белән туфракның өске катын әйләндермичә, мең гектардан артык җирне эшкәртте инде. “Үз эшенең остасы, тынгысыз механизатор. Былтыр ул эшкәрткән кишәрлекләрдән мул уңыш җыеп алабыз”, – ди Теләнче Тамак бүлекчәсе бригадиры Илфак Шәйдуллин. – Рамил бервакытта да хилафлык китерми. Агротехника таләпләрен яхшы үтәгәндә генә уңышка ирешәсен яхшы белә.


Якты юл  Х. Мөхәммәтшин 2008-09-09 10:50:56

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом