| Соңгы вакытта гына да Нурлатта берничә павильон куелды һәм реконструкцияләнде. Шикәрчеләр микрорайонында шәхси сектордагы халык үтенече буенча Мәскәү урамындагы павильонны 300 метрга өскәрәк күчерделәр, һәм хәзер бистә халкын канәгатьләндерә төсле. Октябрь башында "Поликлиника" тукталышы янында төзелеш эшләре башлануын күрергә мөмкин иде. Бу эшне шәхси эшмәкәр үзенә алды, хәзерге вакытта автобус кереп туктарга тиешле "кесә" ясау бара, һәм аның мәйданчыгын асфальтлыйсы бар әле. Эшмәкәр вәгъдә иткәнчә, кар төшкәнче павильон да куелырга тиеш. Әлеге тукталышта транспорт көтеп бик күп кеше җыела - төрле маршрут автобуслары шуннан уза бит. Павильон янәшәсендә киоск урнаштыру да күздә тотыла. Түбәсе ябулы мондый тукталышлар якын арада тагын кайларда барлыкка килергә мөмкин икән? Әлеге сорауны без Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Наталья Край-новага юлладык.
- Кариев һәм Нурлат урамнарында автобус тукталышлары өчен җир участоклары бүленде. Әлеге урамнарда павильоннар беричә урында куелачак. Мисал өчен, Кариев урамында РИТЭК торак комплексыннан ерак түгел урынга җир ташылды. Шәһәр төзелеше нормалары буенча автобус тукталышлары арасы 700 метрдан да ким булмаска тиеш. Шулай итеп, әле урамның так ягында да арырак аслык ясалды. Җөп яктагы тагын бер тукталышны урам ахырына кую планлаштырыла, -диде ул. Архитектор әйткәнчә, Нурлат урамының ахырында борылыш мәйданчыгы төзеләчәк, киләсе елда анда да автобус тукталышы куюпланлаштырыла. Шәһәрнең үзәк өлешендә тукталыш павильоннары кую мәсьәләсендә ниндидер җанлылык булса да, транспорт көтүчеләргә түбәле урыннар Нурлаттан чыккан юнәлешләрнең барысында да юк әле. Юлчылар Иглай юнәлешендә түбәле тукталыш булуын күптән көтәләр инде. Чулпанга китә торган юл чатында бар андый тукталыш, ә менә шуннан 100 генә метрда, Чишмәгә таба юл чатында кешеләр ачык һавада басып торалар. Һәм бу мәсьәләне хәл итү Дәүләт юл хезмәтенең финанславына бәйле икән. Әйтүләренчә, якын елларда бу проблема да көн кадагыннан төшәр бәлки, һәрхәлдә, пассажирлар моңа берничә ел өметләнә инде...
Дуслык С.Ризаева 2008-10-27 09:20:20
Кире кайт
|