ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов билгеләп үткәнчә, бу зур акча түгел. Россия Федерациясендә юлларны еллык тәэмин итүнең норматив дәрәҗәсе 8 миллиардтан артып китә. Татарстан моңа 2015 елда гына чыгачак.
–Мамадыш, Аксубай районнарында төзекләндерелгән юллар күп түгел,–дип билгеләп үтте брифингта министр.
Инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Равил Кузюров китергән мәгълүматлар буенча, бездә 54 торак пунктка нормаль үтеп керү юллары юк, ә бу начар һава торышы шартларында үтеп керә алмаслык 200 километрдан артык юллар.
Соңгы вакытта юл төзү һәм аларны төзекләндерү белән хәл яхшы якка үзгәрә башлады. Юлларны ремонтлауга бүлеп бирелә торган средстволар суммасы да елдан-ел арта бара. Әгәр узган елда районда юлларны төзекләндерүгә 200 миллион сумга якын акча сарыф ителгән булса, быел исә 300 миллион сум.
Юллар төзү буенча 3 елга исәпләнгән район программасы 2009 елда районның 16 торак пунктына керү юлларын төзекләндерүне үз эченә ала. Алар исәбенә Такталы, Чув. Енорускино, Яңа Кармәт һәм башка авыллар керә. Район үзәгенең 19 урамын төзү һәм төзекләндерүгә проект-смета документлары хәзерләнә.
Н. Муравьев.
Кире кайт
|