Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Хәл күзәтү астында

Баулы муниципаль районы КЧС һәм  СПЭК белән  берлектә ашыгыч  рәвештә оештырылган утырышта түләмә авыруы чыганакларын бетерү  һәм профилактикалау  буенча 15  тәүлеккә карантин  кертү турында карар  кабул  итте.

Әлеге хәбәр махсус  каналлар буенча безнең  районга  да  килеп  иреште,–дип  сөйли Россия МЧС ГПСның ТР буенча 102 нче янгын  часте  начальнигы эчке  хезмәт подполковнигы Әхтәм Насретдинов.– Хәлне Татарстан  Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән  тыш  хәлләр министрлыгы үз  контроле  астына  алды.

Түләмә авыруы  йоктырган терлекне рәсми теркәүгә  бәйле рәвештә,  урыннарда тиешле хезмәтләрдән авыл  хуҗалыгы терлекләренең санитар һәм ветеринар торышын контрольләү, тиешле исәпкә куюны җайга салу, түләмә авыруыннан  үлгән терлекләр күмелгән   үләт  базлары, терлекләр үлеме теркәлгән һәм  санкцияләнмәгән җирләрдә терлекләр  күмелгән урыннарга якын терлекләр көтү                                                                                                                                                                                                                                                                                          не һәм җир  эшләре  башкаруны тыю таләп  ителә.

–Моннан  тыш, тагын бер   мөһим  нәрсә,–дип  дәвам итә Әхтәм Шәйдуллович.– Авыл  хуҗалыгы терлекләрен  җәмәгать һәм  шәхси  сектор терлекләренең түләмә авыруын йоктыруына  каршы тулысынча  теркәү  өчен кичекмәс  чаралар  кулланырга,  вакцинацияләүне үзвакытында  һәм  тулы күләмдә   башкарырга  кирәк. Роспотребнадзор органнары тарафыннан  урыннарда муниципаль берәмлек базарларында ит  һәм   ит продуктлары сатуны контрольгә  алуны көчәйтү,  билгеләнгән  урыннарда гамәлдә булган  законга нигезләнеп  санкцияләнмәгән ит һәм терлекләрдән  алынган продукцияләр  сатуга  юл  куймау  тәкъдим  ителде.

Терлекләрне  мәҗбүри  сую  очракларында ветеринария экспертизасы  үткәрергә кирәк.

–Бүген  иң  мөһиме авыру билгеләре ачыкланганда, Алла  сакласын,  мондый хәл  дә  килеп  чыгарга  мөмкин, авыру    терлекләрне изоляцияләргә, калган  терлекләрнең  барысына  да вакцинация  ясарга, үлгән   терлекләрне ярмаска, ә  ашыгыч  рәвештә  билгеләнгән  тәртиптә яндырырга, биналарны     һәм  территорияләрне йогышсызландырырга кирәк. Һәм , ниһаять, безнең  җитәкчелек массакүләм мәгълүмат чаралары, шул  исәптән район  газетасы аша халык  арасында түләмә  авыруын профилактикалау һәм  шәхси чаралар куллану, барыннан  да  элек тиешле  хезмәт  белгечләре рөхсәтеннән  һәм  алар  катнашыннан  башка авыру  терлекләрне сую  нәтиҗәләренең аянычлы  тәмамлануы турында аңлату  эшләре алып  барылуына ышана.

Ә  без моның  башлангычы  итеп түләмә авыруы йоктыру  куркынычы булганда хәбәр  итү  өчен  ТР МЧС оператив  кизү хезмәтенең  телефон  номерын  күрсәтәбез: 272-99-04.

С. Кузьмин.

 


Авыл таңнары  2008-10-31 08:42:42

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом