Хәзерге вакытта “Сөләйманов” КФХ бүлеге булып торган “Нур”ның тотрыклы үсеше турында без күптапкырлар язып чыктык инде. Узган йөзъеллыкның 90нчы елларында, терлекчелек ташландык хәлдә, ә терлекләр исәп-хисап ясау өчен файдаланылган чорда, нурлылар терлекләрне максималь саклап калуга ирештеләр. Һәм бүген дә, биредә инвестор игенчелеккә аерым игътибар биргән вакытта терлек асрауны мөһим эш итеп саныйлар. Игенчелекне терлекчелектән башка күз алдына да китереп булмый, диюләре юкка түгел.
Биредә көтмәгәндә килеп туган чарасызлыктан чыгу юлын табарга өйрәнгәннәр.
Менә быел да нурлылар көз башында сөткә бәяләр төшкән вакытта сөт җитештерү күләмен узган ел дәрәҗәсендә калдырып кыскарттылар. Аның каравы алар сөт җитештерү һәм шуңа бәйле рәвештә аңа бәяләр дә арткан вакытта отарга мөмкиннәр. Моңа нигез салына инде. Ферма хуҗалыгында бозау алу исәбен ай саен арттыралар. Сентябрь аенда биредә 50гә якын бозау алган булсалар, ә бу айда 70 бозау алынган инде.–Безнең сыерларның сөтне аз бирүе, ул вакытлыча күренеш кенә,–дип әйтәләр савымчылар Солтания Зыятдинова белән Флюра Әхмәтшина.–Бәлки көзнең дә тәэсире бардыр.
Чынлап та, терлекләрне җәйге араннардан кышкы асрауга күчергәндә төрлесе булырга мөмкин. Иң мөһиме нурлылар савым көтүенең продуктлылыгын арттыруның төп факторларына аерым игътибар бирәләр, ә нәкъ менә барлык зооветеринария таләпләрен дә катгый үтиләр, бозау алуда турыдан-туры йогынтысы булган ясалма орлыкландыруны белеп оештыралар, монда, әлбәттә инде, тулы кыйммәтле һәм рациональ ашату да зур роль уйный. Бүген, савымчылар аңлатып үткәнчә, алар тәрбиясендәге терлекләргә өчәр килограмм фураж бирелә.
Бер сүз белән әйткәндә, нурлылар продукция җитештерүнең керемле булуын үз эченә алган бурычларын җиренә җиткереп үтиләр, өстәвенә биредә киләчәктә мегаферма төзү планлаштырыла. Терлекчелекне модернизацияләү тармак үсешендә яңа этәргеч булачак.
Н. Муравьев.
Кире кайт
|