Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Чакыру алдылар

Бу  юлы    Аксубай эшчеләр бистәсе футболчыларын Болгар  шәһәренә “Спас” ГОП призына ачык  турнирда катнашырга  чакырдылар. Анда Татарстан  районнарыннан  килгән командалар  гына  түгел,  шулай  ук Ульяновск өлкәсеннән килгән футбол  дружиналары да катнашты.

Безнең җыелма  команда икенче  төркемдә уйнады, Болгар  һәм Ульяновск  шәһәре командалары аларның көндәшләре булдылар.

Һәм, әйтергә кирәк, без  беренчеләрен 9:0,  ә  икенчеләрен  7:2  исәбе  белән  ышанычлы  җиңдек.

 Югары  дәрәҗәдә  оештырылган турнир турында  җентекләп  сөйләп тормыйча,   беренче   урын өчен көрәштә Аксубай футболчыларының хәлиткеч   уенда Базарлы Матак (Әлки  районы) командасы  белән  очрашуын әйтү  дә  җитә.

Уен киеренке булды  һәм алмашынучан  уңыш  белән  барды. Безнекеләр  башта оттырдылар,  аннан  соң исәпне  тигезләделәр. Әмма исәпне  тота  алмадылар  һәм ахыр  чиктә   очрашу әлкилеләр  файдасына  6:4 исәбе белән  тәмамланды. Көндәшләр аксубайлылар оборонасын  җимереп,  безнең  капкага җиңү тубы  кертүгә  ирештеләр.

Әлбәттә  инде, кем  әйтмешли, сугыштан  соң йодрык  селкемиләр,–дип  сөйли безнең  команда  тренеры Нияз Хисмәтов.– Әмма спортта спортка  кагылышсыз алымнардан файдалану күңелле  күренеш  түгел. Безнең  районны 1993-1994 елларда  туган яшүсмерләрдән  торган көчле  команда  тәкъдим  итте. Без  аларга зур ышаныч  белдерәбез. Әмма  аларга  каршы  уеннарда турнирда  белдерелгән яшь төркеменнән күпкә олырак футболчыларны тәкъдим  итүләрендә аларның  бернинди дә  гаепләре  юк. Алар  безнең дәгъва  белдерүебезгә  каршы үзләренең  хаклы  булуларын раслаган  документ тәкъдим  итә  алмадылар. Һәм,  әйтергә  кирәк, бу  Әлки  районы футболчыларына  хас беренче  очрак  кына  түгел. Ярар, бу  алар  намусында  калсын.

Асылда  исә, аксубайлылар аларның  чакыруын кабул  иттеләр һәм үзләрен  лаеклы  күрсәтә алдылар. Алар көмеш  медаль алып  кайттылар. Без  аларны төнлә белән  генә  каршы  алдык һәм аларны тренерлары  белән  бергә  автобустан  чыккан  вакытта  гына  фоторәсемгә  төшерә  алдык.

С. Кузьмин.

 


Авыл таңнары  2008-10-31 08:45:16

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом