Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
.Коры. саннар артында . кешеләр

Безнең  районда  әлеге бүлекчә 1977  елның 1  апрелендә  оеша.  Аксубай РОВД каршындагы ведомстводан  тыш сак  бүлеген беренче  булып Сергей Александрович Мартынов җитәкли.

Ведомстводан  тыш  сак  бүлеге җитәкчелеге һөнәри  бәйрәмне  каршылап,  беренче  чиратта, кадрлар составын формалаштыруда, бүлекчәне   үстерү  һәм тәҗрибә  туплауда үзләреннән  зур хезмәт өлеше  керткән ветераннар С.А.  Мартыновны,  16  ел әлеге  коллективны җитәкләгән И.Ч. Шәфигуллинны, гомеренең 20  елын  әлеге  хезмәткә  багышлаган элеккеге ПЦО начальнигы М.П. Афанасьевны,  20  елдан  артык  ОВО системасында эшләгән һәм,  ни  аяныч, вакытсыз  безнең  арабыздан  киткән Л.Н.  Федотовны аерым  билгеләп  үтте.

ОВО  хезмәткәрләре эше– беренче  карашка әллә ни   игътибарга  лаек та  түгел. Әмма безгә  көндәлек  тормышыбызда көндез  яки  төнлә ведомстводан  тыш  сак бүлегенең  урамнар  буйлап  патрульдә  йөрүче  машинасын еш  күрергә  була. Бүгенге  көндә Аксубай  районының нефть  компанияләре объектлары, банклар ОВО сагы  астында тора. Кибетләрдә  дә “Объект сак сигнализациясе төймәсе  белән җиһазланган” дип  язылган язмаларны күрергә була. Алар куллары туры булмаган кешеләр  өчен “куркыту”      булып   кына хезмәт  итмиләр. Мисалга,  район  территориясендә яшәүче  гражданин белән  теге  яки  бу очрак  килеп  чыкты ди, ул якын  тирәдә  урнашкан, экстрен төймә  белән  җиһазландырылган  кибет  яки  башка  объектка    мөрәҗәгать  итеп,  сигналга  шунда  ук җавап  биргән ОВО  экипажын  чакырта  ала.

—Агымдагы  елның  тугыз  аенда  ведомстводан  тыш сак  бүлегенең тоткарлау  төркеме наряды  тарафыннан ПЦО дежур  пультына килгән  сигнал    буенча һәм патрульләү  маршрутында 27 җинаять ачыкланды һәм  аңа чик  куелды,–дип  сөйли Аксубай  РОВД ОВО  начальнигы  вазифаларын башкаручы милиция капитаны Ринас  Юнысов.–Алар  арасында урлаулар, 2 талау, 2 янау,  алдау,  көчләү  очраклары...

Әлеге “ коры” саннар артында  49 аттестацияле милиция   хезмәткәре һәм 12 үз  теләге белән    эшләүче состав  хезмәткәрләре эшләгән   тулаем бүлекчәнең   тырыш  хезмәте  ята. Нигездә  коллектив яшьләрдән  генә  тора. Әмма  алар  өлкән  коллегаларының теләсә  нинди киңәшенә  колак  салып дус,  тату  хезмәт  куялар. Биредә   үрнәк алырлык кешеләр  аз  түгел. Мисалга,  взвод  командиры урынбасары, өлкән  прапорщик Виктор  Альдивановның  хезмәт  стажы 28  ел,  начальник  Ирек  Бәширов биредә –25 ел, кадрлар  буенча  белгеч Людмила Котанкина–26 ел,    идарә  итү пультында  кизү  торучы Надежда  Трофимова һәм  кассир Рәйсә Шиһаповалар 15 әр  ел    намуслы  хезмәт  итәләр. Аларга   лаеклы   алмаш үсә. Ведомстводан  тыш  сак   хезмәте  җитәкчелеге тоткарлау төркеме башлыгы,  милиция  прапорщигы Айдар  Гатинны, ОК   инспекторы,  милиция лейтенанты Альберт  Вафинны, ПЦО дежурные,  милиция  лейтенанты Руслан Вәлиевны, милиция   кече  сержанты Марс  Галиевны,  өлкән  сержант Рамил  Садыйковны  аерым  билгеләп  үтә.

–Безнең  һөнәри  бәйрәмебездә коллегаларыбызны  гына    бәйрәм  белән  тәбрикләп  калмыйча,  шулай  ук ОВД начальнигы Сәлихҗан Закирҗанович Сафинга,  начальник  урынбасары Владимир Александрович Семеновка ОВД структурасында  ведомстводан  тыш сак бүлеге  эшендә  ярдәм  кулы  сузганнары һәм үзара  яхшы   мөнәсәбәттә  булганнары  өчен  рәхмәт  әйтәсе  килә.

Л. Жаренова.

 


Авыл таңнары  2008-10-31 08:47:39

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом