- Коллективыбызда 14 кеше. Төп бурычыбыз суд актларын, шулай ук тиешле вәкаләтләр бирелгән башка дәүләт органнары, аерым алганда, ЮХИДИ, ОВД, Ро-спотребнадзор һәм башкаларның актларын мәҗбүри үтәтүдән гыйбарәт. Үтәтү эшләренең саны елдан-ел арта. Әгәр былтыр безгә 5 меңнән күбрәк шундый эш тапшырылган булса, бы-елның 10 ае нәтиҗәләре буенча аларның саны 7800 булды инде.
Әйе, коллективыбыз зур булмаса да, эш күләме күп, күрсәткечләребез республикада начарлар исәбендә түгел. 10 ай нәтиҗәләре буенча фактик үтәтү дәрәҗәсе 70 проценттан арта (план 65%). Салымнарны эзләтеп алу дәрәҗәсе күрсәткече мөһим, бездә ул пландагы 83 урынына 93,8 процент тәшкил итә. Һәм болар бүлегебезнең квалификацияле, компетентлы хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсе.
Кире кайт
|