Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Шәһәр планеркасыннан

-10 ноябрьдә Бөгелмә муни­ципаль районы башлыгы, шә­һәр мэры Наил Мәһдиев Мәс­кәүгә кече шәһәрләр съезды­на китте. БМО-Хабитат бүләгенә лаек булган шәһәребез хәзер ил күләмендә мәгълүм.
-Атна башыннан иң яхшы машина-трактор паркына кон­курс игълан ителде. Техниканың кышкы чорда сакланышы мәртәбәле жю­ри тарафыннан 20 пункт буенча бәяләнәчәк.
-Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районына Бөгелмә районы хуҗалыклары өчен продуктлылыгы югары булган мөгезле эре терлекләр сатып алу максатында, 1,5 миллион сум күләмендә акча күчерелде. Рационны яңадан карап чыгып, терлекләрне асрау, тоту шартларын яхшырту бүгенге көндәге төп бурыч булып тора.
-Узган якшәмбедә булып үткән ярминкәдә шәһәр халкына 10,5 тонна ит, 38 тонна бодай, 54 тонна яшелчә, 8,5 тонна он, 6 тонна карабодай – барлыгы 3 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продуктлары сатылган. Яңалык: бу соңгы ярминкәдә Зәй шикәр заводы продукциясе дә тәкъдим ителгән. Бәяләр күпкә арзанрак. Ярминкәләр алга таба да дәвам итәчәк.
-Узган атнада “Али-Баба, мин һәм башкалар” дигән спектакле белән Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театры үзенең 74 нче сезонын башлап җибәрде.
СССРның халык артисты Алексей Баталовның 20 но­ябрь­дә узачак юбилеена бө­гелмәләр менә дигән бүләк әзерләде – М.Җәлил урамындагы торак йортка (“Люкс” кибете янәшәсендә) капиталь ремонт башланды. Театр училищесын тәмамлап, Бөгелмәгә эшкә килгән яшь актерларга аннан фатирлар биреләчәк.
Бөгелмә авазы  2008-11-12 14:38:17

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом