| Яңа сауган сөтне – табынга |
|

22–26 октябрьдә үткән Россия һәм Беларусь илләренең халыкара күргәзмәсендә Бөгелмә җитештергән “Голландский” сыры һәм сары май иң олы бүләккә – алтын медальгә лаек булды. Моннан атна-ун көн элек кенә 4 процентлы ряженка “Алтын көз” Бөтенроссия күргәзмәсеннән бакыр медаль алып кайткан иде.
Каты сырларының яки майларының күргәзмәләрдә җиңүенә Бөгелмә сөтчеләре күптән күнегеп бетсәләр дә, сөтне оетып ясаган ризыкның шулай макталуын алар “инде ниһаять” дип, җиңел сулап кабул иттеләр. Чөнки сөт комбинатындагы рентабельлекнең нигезен, иң беренче чиратта, сыр түгел, ә сөт үзе һәм аннан оеткан ризыклар тәшкил итә. Уйлап кына карагыз – каты сырлар суыткыч киштәләрендә 45әр тәүлек буена өлгереп ята, сөт исә көн саен эшкәртелеп, сатуга чыгып тора. Тегендә “тере” акча ай ярым киштәдә ята, ә монда алыш-биреш көн дә табыш китерә! Димәк, үзкыйммәт кими, мәшгульлек арта, җитештерү куәте тулы көчкә файдаланыла. Ләкин катык-ряженканы куе итеп, тәмле итеп оету – гаять нечкә эш. Башка сөтләрне катнаштырмый, үз сыерың сөтеннән оетканда да төрлечә була әле ул. Чөнки савылганнан соң ярты сәгать җылыда тордымы – сөтнең микробиологик составы әчү ягына авыша, катыкның куелыгына, тәменә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә Бөгелмә ряженкасы яулаган медаль сөт җыю технологиясе, ниһаять, дөрес калыпка салынганны дәлилли һәм шуның белән безгә кадерле. ...Һәр көнне иртәнге сәгать 5тә 10 суыткыч машина якын-тирә районнарга сөт җыярга кузгала. Алар кайтуга, гүелдәп, пастеризацияләүче, пакетларга салучы линияләр хәрәкәткә килә. Әле 8 дә тулмаган – “Вамин” язуы балкып торган машиналар, сөт тутырып, кибетләргә, бакчаларга, мәктәпләргә ашыга. Һәр көнне шулай, бәйрәмгә, ял көненә карамый, яңа сауган сөт тәмле килеш табынга килеп җитә. Гади эшчеләр сменаларга бүленеп, алмашынып торса да, технологияне күзәтүче белгечләргә, җитәкчегә ял көнне дә алмаш юк. Шуңа күрә медальләрнең барысы да – әле зур тырышлыктан бигрәк, якын кешеләрнең сабырлыгы, аңлавының нәтиҗәсе. Реконструкцияләр белән терәтеп, катгый дисциплина белән камчылап, җитештерү тәгәрмәчен дөрес якка әйләндереп җибәрде комбинат – инде юлдагы каршылыкларны урап үтеп, шул ипкә тәгәрәвен тәэмин итәргә генә кирәк. Соңгы ярминкәдә берничә сәгать эчендә 1 тонна май, 600 килограмм сыр сатылган икән – бу, чыннан да, бик тә кадерле җиңү, бу, чыннан да, шимбә-якшәмбегә тиешле бик тә тансык ял!
Кире кайт
|
|
|