Бездә исә архив эшенең башлангычы район оешкан 1930 елга барып тоташа. Архив бүлеге башта милициянең Октябрь бүлеге каршында ачыла һәм эш республикада беренче булган Октябрь МТСы, авыл хуҗалыгы артельләре, район сәламәтлек саклау бүлегенең документларын саклауга алудан башлана. 1960 елда архив хезмәте район Советы башкарма комитеты буйсынуына күчә, һәм колхозлар, район башкарма комитеты, аның бүлекләре, авыл Советларының, предприятиеләр һәм оешма- учреждениеләрнең дә сакланырга тиешле документлары бирегә тапшырыла башлый. Шуннан бирле бүлекне озак еллар буе Надежда Михайловна Прохорова, Елизавета Ивановна Бобкова җитәкләгәннәр. Ә 1986 елның февраленнән әлеге җаваплы вазифаны Вера Николаевна Белова башкара. Моннан ике ел элек архив бүлеге күпкә уңайлырак шартларга чыкты - документлар аерым зур иркен бүлмәләргә күчерелде, клиентларны кабул итү өчен тагын бер эш бүлмәсе дә бар. Архив фондын компьютерлаштыру эше дә алып барыла, анысының серләрен архивның баш белгече Әлфинә Сафина үзләштерә
...Архивның күләмен күзаллау өчен мондагы документлар саклана торган стеллажларның гомуми озынлыгы 300 метрлап булуын әйтү дә җитә. Алардагы 162 фондта 21350дән күбрәк эш саклана бүген. Алар һәммәсе тиз ориентлашырлык итеп урнаштырылган. Ә бу эшләрнең һәркайсы үзе тагын йөзләрчә документтан - архив берәмлегеннән тора. Һәм архив документларын компьютер программасына кертү нәкъ менә барлык берәмлекләрне күпмедер дәрәҗәдә тулырак күзалларга булышырга тиеш тә инде.
...Әлегә исә бер генә җөмләлек белешмә язып бирү өчен дә никадәр эшне күтәрергә туры килә. Менә безнең алда гына Аксубай районында яшәүче берәүнең заманында Нурлат шикәр заводы төзелешендә эшләгәнлеген раслаучы белешмә сорап килделәр. Ул чактагы 30нчы төзү-монтаж участогының 1956нчы һәм 1958нче елгы приказлар кенәгәләрен эзләп табарга туры килде. Ә ул кенәгәләрнең берсендә генә дә эшкә алулар һәм эштән китүләр турында йөздән артык приказ булып, һәр приказ үзе дистәләп параграфтан тора, аларның кайсыларында берничә дистә кешегә кагылышлы мәгълүмат бар. Һәм архив хезмә-тендәгеләргә теге яки бу кеше сорап килгән мәгълүматны эзләп шушы кенәгәләрне актарырга, мәгълүмат мөмкин кадәр тулы һәм төгәл булсын өчен еш кына берничә эшне кузгатырга туры килә. Чөнки тарих тузанын һәм еллар исен саклаучы ул документларның һәркайсында - аерым кеше
язмышы, тулы бер коллективлар, район тормышы. Вакыт табып, шул документларны иркенләп актара башласаң, нинди генә кызыклы мәгълүматларга тап булмыйсың биредә. Менә Кызыл Октябрь поселогында оештырылган "Канаш" колхозының 1946нчы елгы хисабы. Ул чакта авылда ничә хуҗалык булган, күпме кеше яшәгән, ничә баш терлек асралган, нинди эш кораллары кулланылган - һәммәсе бар анда. Әле бу хисап шул елгы "Херле Ялав" газетасы белән дә тышланган, һәм газетаның шул бер саныннан гына да никадәр кызыклы мәгълүмат алырга була. Яки менә шул ук хуҗалыкның 1933 елгы хисабы. Анысы латин хәрефләре белән татарча язылган бланкка тутырылуы белән генә дә кызыклы. Яки менә III Съезд поселогының шул ук исемендәге хуҗалыгының 1935 елдан бирле килгән документлары. Сугыш алды елында авылда барлыгы 155 кеше яшәп, шуларның 77се хезмәткә сәләтлеләр булса, 1942 елда исә андыйлары 47гә генә калган, ир-атларның шактые фронтта, димәк... Ә район Советы башкарма комитеты утырышларының беркетмәләрен күздән кичерсәң... Әйе, авыл, хуҗалык, район тарихлары белән кызыксынучыларга архивтан гына да әллә никадәр бай мәгълүмат алып була. Ә биредә сезне һәрчак ачык йөз белән каршы алып, игътибар белән тыңларга һәм кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә әзерләр. Әнә бит, былтыр гына да 591 мөрәҗәгать булган, һәм шуларның 549ына уңай җавап бирелгән. Быел-ның тугыз аенда тагын 500ләп кеше мөрәҗәгать иткән инде,
һәм шуларның 456сы үзен канәгатьләндерерлек җавап алган. Алга таба мөрәҗәгатьләр тагын да күбрәк буласы әле, чөнки архив планлы рәвештә тапшырыласы эш кәгазьләре исәбенә генә генә түгел, ә ликвидацияләнә торган предприятиеләр һәм оешмаларның документлары белән дә тулылана тора. Былтыр гына да шундый 8 оешмадан 1200дән күбрәк эш кабул ителгән. Ә соңгы елларда бетерелгән тагын ике дистәләп хуҗалык һәм оешманың документларын архивка саклауга кабул итү эше бара. Димәк, заманында әлеге оешмаларда эшләгән кешеләрнең күбесе иртәме-соңмы архивка мөрәҗәгать итәчәк. Шуңа да предприятие-оешмаларны һәм хуҗалыкларны ликвидацияләүчеләр аларның документларын, бигрәк тә шәхси составка кагылышлыларын вакытында һәм тулы көенә архивка тапшыру турында онытмасыннар иде. Билгеле, архив хезмәтен-дәгеләрнең эше һич тә белешмә биреп утыру белән генә чикләнми. Урыннарда эш кәгазьләренең тиешенчә алып барылуын да, саклауга тапшырыласы документларның тулы тәртиптә булуын да әледән-әле тикшереп торалар алар, төрле рәсми соратулар буенча да мәгълүматлар әзерлиләр, бирегә киңәш сорап килүчеләр дә аз түгел. Ни әйтсәң дә, инде бер кеше гомереннән дә озаграк вакыттан бирле җыелган кыйммәтле, нигездә бердәнбер нөсхәдә булган йөз меңнәрчә документ белән эш итәләр бит биредәгеләр. Ә еллар үткән саен тарихның тузаны да кадерле бит аның.
Дуслык Р.Гильмутдинов 2008-11-17 08:35:14
Кире кайт
|