Октябрьдә Башкортостанның дәүләт суверенлыгы турында декларация игълан ителү хөрмәтенә уздырылган бәйгедә нәкъ менә Нурлат ат заводы аргамаклары Уфаның "Акбүз ат" ипподромын гөр китергәннәр. Республиканың Физик культура, спорт һәм туризм министрлыгы призын Россиядә туган 3 яшьлек чиста токым 12 ат арасында 1800 метр араны 1 минут 55 секундта үтеп безнең Братан туры айгыры яулаган. Мастер - жокей Алексей Волик иярләгән әлеге аргамак шулай итеп быел Самара ипподромында Дербиның Зур призын, С.М.Буденный призын һәм чабыш сезонын ябу призын отып, "Өчле таҗ"га ия булуы очраклы түгеллеген раслады. Шулай ук Россиядә туган 2 яшьлек аргамакларның 1400 метрга узышында "Акбүз ат" ипподромы кубогын безнең Тенденция яулаган. Быелгы сезонда Казанда авыл хуҗалыгы министры, Самарада "Беренче таҗ" призларын откан, башкалабызда "Беренче таҗ" һәм "Кубань елгалары" призлары өчен узышта икенче булып килгән әлеге туры бия бу юлы 11 ат көч сынашкан дистанцияне 1 минут 29 секундта чабып үткән. Уфа бәйгесенең муниципаль округ призы "Аламан-бәйге" призына 4000 метрга чапкан 10 ат арасында безнең Мэлан туры айгыры баш килгән. Әлеге дистанцияне 4 минут 33 секундта чабып узган әлеге аргамак быел Самарада Жокей клубы һәм Элита призларын откан, һәм Казанда ике бәйгедә 2-3 урыннарны алган иде. Шунысын да әйтик, соңгы ике атның әтиләре үзебезнең атаклы Эрожн булса, Мэланның анасыда - безнең Метрика. Башкортостан Авыл хуҗалыгы министрлыгының призы да әздән генә Нурлатка китми калган бу бәйгедә. 2000 метрга чабышка чыккан 9 ат арасында безнең Казан Сабантуе призын откан, башкаланың тагын ике бәйгесендә 2-3 урыннарны алган Равил кушаматлы туры айгырның баш киләчәге бәхәссез булган. Тик шул ук жокей Алексей Волик утырган иярнең шуып китүе аркасында гына икенче урын белән канәгатьләнергә туры килгән. Әмма Татарстан һәм Башкортостан атлары арасында күптәннән килә торган көндәшлекнең юкка гына түгеллеген раслау өчен бер көндә өч беренче бүләкнең Нурлатка китүе дә - гаять зур казаныш.
Кире кайт
|