Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Тынган гармун сагышы

Кемдер гармун уйнап  кичке уенга төшә,  уйнап, эчендәге кайгы-сагышын тарата, кемдер аны гомерлек һөнәре итеп сайлый. Һәм шундый оста баянчы, музыкант, гаҗәеп  шат күңелле, тормышка гашыйк  шәхес,  укытучы, хезмәттәшебезнең көт-мәгәндә гомере өзелде. Иң матур җирендә өзелгән җыр сыман...

Илшат Гыйльметдин улы Минһаҗев безнең арадан китеп барды. 2008 елның  15 октябре Ямаширмә мәктәбе өчен кайгылы  кара көнгә әйләнде.

Безнең авылга килеп эшли башлавына утыз елдан артык вакыт үтеп киткән. 1977 елның 1 сентябре. Мәктәп яны  шау килә. Беренче кыңгырау, кояшлы көн. Матур көнне тагын да ямьләндереп, мәктәпкә яшь укытучы килгән. Музыкант  егет, зур баян асып, бер кулы белән кара чәчләрен сыпырып, кыенсынып кына  өлкән укытучылар янына килеп баса. Дистәләрчә кызыксынган йөзләр аны күзәтә. Ягымлы, аралашучан егетне барысы да ошата. Ул тиз арада үз кешегә әйләнә.

70 нче еллар ахыры. Ямаширмәдә  аның җитәкчелегендә “Язгы моңнар” вокаль-инструменталь ансамбле оеша. Авылның  иң сәләтле егет-кызлары  яшь укытучы янында  туплана. Гитара, барабан, синтезатор кебек заманча уен коралларында татар  һәм рус эстрадасының  иң популяр җырларын башкарып, алар күп авылларда чыгышлар ясыйлар, клубта үткәрелгән концертларның да “йөзек кашы” булалар. Мәктәптәге бер генә чара да Илшат катнашыннан башка узмый. Миңа ул елларда балалар бакчасында  тәрбияче булып эшләп алырга туры килде. Ул балалар белән музыка дәресләре алып барды.  Шунда мин аның  балаларны яраткан,  үзе  дә балаларча беркатлылыгын югалтмаган чын педагог икәнлегенә ышандым.  Аның белән   утренниклар чын бәйрәм атмосферасында уза  иде. Музыкаль эрудициясе, виртуозларга хас булган  башкару осталыгы белән ул күп-ләрнең  мәхәббәтен казанды. Сәхнәдә ул барысын да оныта, баяны белән музыка дөньясында гына яши, җырчыга  хезмәт итә. Көнчелек дигән нәрсәдән ул бөтенләй азат иде. Киресенчә, ул  кешегә булыша,  җырчы белән бергә сулый, авыр минутта аңа булышырга әзер тора. Ниндидер аңа гына хас хәрәкәтләр  белән ул җырчыны дөрес юлдан алып бара.  Игезәкләр йолдызлыгында  туган кеше буларак, ул бу билгенең барлык яхшы сыйфатларын да үзенә җыйган. Гаугалы  һәм  бәхәсле хәлләргә  кермәве, хезмәттәшләре белән коллективта дус  һәм җылы мөнәсәбәттә булуы аны  тагын да күркәмрәк итә. Кыскасы, олыны – олы, кечене кече итә  белә иде. Китапханәгә кергәч тә, иң беренче хәл-әхвәл сораша, үзенең гаиләсе, әти-әнисе турында әйтеп ала, туганнары өчен чын күңелдән борчылып, янып-көеп  яши иде. Балык  Бистәсе районында туып-үскән егет буларак, үзенең туган җирен, әти-әнисен үлеп ярата, бигрәк әнисенә аның мәхәббәте чиксез иде.

Салих Сәйдәшевның 90 еллык юбилеена хәзерлек эшләре  бара. Китапханәдә эшли генә башлаган авыр үзгәртеп кору еллары. Акчасызлык, күңелләр  төшенке. Сценарий язылды, җырлар, музыка сайларга кирәк. Иң беренче итеп Илшатка мөрәҗәгать иттек. Әлбәттә, ул  тыңлады. “Онытылмаслык Сәйдәш моңнары”  дип аталган әдәби-музыкаль кичәнең башыннан ахырына кадәр  баян партиясен алып барды. Үзе арияләр, җырлар башкарды. Кичәнең ахырында ул “Хуш, авылым”ны җырлады. Болай моңлы, матур итеп җырлаганын ишеткән юк иде әле минем. Туйларда аның урыны түрдә, Сабан туйларында аның баяны әллә кайлардан ишетелә, ләкин болай сагышлы итеп җырлавы беренче тапкыр. Берничә минут халык тып-тын торды. Шуннан соң  клуб залы көчле алкышларга күмелде. Бу кичәнең иң югары ноктасы, яшь музыкантның халык алдында тоткан имтиханы да, зур уңышы да  иде.

Әйе, без Илшат белән мәңгелеккә хушлаштык, авыл да, укучылары да, барыбыз да. Туган  туфрагы аны үз куенына алды, Ямаширмә үзенең   музыкага, сәнгатькә гашыйк мөгаллимен югалтты. “Кеше китә, җыры кала”, – дип язды Мөхәммәт Мәһдиев. Илшат та безнең күңелләрдән  китмәс, сихри моң булып яшәр.

 


Биектау хәбәрләре  Р.ӘХМӘТОВА, Ямаширмә авылы китапханәчесе 2008-11-18 11:28:32

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом