Халыкта су чыганакларына, чишмәләргә карата сакланган зур ихтирам борынгы табынудан калган булса кирәк. Элек-электән әби-бабайларыбыз туган илгә карата хөрмәтне туган нигез, ата-ана, кардәш-ыру, туган авыл, туган төбәк чишмәләреннән башлаганнар. Үсеп килә торган яшь буын күңелендә туган ил белән горурлану, аның табигатен саклауга омтылыш хисләре көчлерәк тамырлана.
Чишмәләр халкыбызда чисталыкны, сафлыкны, пакълекне калку итеп күрсәтү өчен чагыштыру берәмлеге итеп кулланылалар. Чишмәләр – барлык төр сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Алар яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк.
“Дөньяга чишмәләр бүләк иткән ир-егетләрнең исемен халык онытмый”, – дип яза “Чишмә һәм егет” парчасында якташыбыз, язучы һәм галим Илдар Мәлик улы Низамов.
Яңа Шашы авылының тау астында челтерәп аккан чишмәсе Фарук аганың исемен мәңгеләштерер. Заманында Өлкә комитеты секретаре, КПСС ҮК аппаратының оештыру бүлеге җитәкчесе кебек югары постларда эшләгән якташыбыз Фарук Габделхак улы Садыйков иганәчелеге һәм зур ярдәме белән танымаслык булып үзгәрде. Юлларына асфальт түшәлде, таштан баскычлар ясалды. Тирә-юне, су юлы чистартылды, клумбалар ясалып чәчәкләр утыртылды. Чишмә күзенә чүп төшмәсен өчен бура куелды. Чишмәнең бер суы торба аша, икенчесе самовардан ага.
Иске Җогып авылында да бар андый игелекле җаннар. “Сәмәкән чишмәсе”нә, суы йомшак диеп, суга йөрүчеләр шактый. Чишмәнең исеме аны ачучы кешенеке булса кирәк, бу – күптәнге чишмә. Бу чыганакны авылыбызның мулласы Хәсбиуллин Мәхмүт ага карап тора. Тау астындагы елга ярында булганлыктан, чишмә язгы ташу сулары астында калып, ләмгә күмелә. “30-40 чиләкләп болганчык су алып түккәч кенә суы тонып, аруланып китә”, – диеп сөйли Мәхмүт ага. Чишмәгә төшүче сукмак баскычлап ясалган, тау битенә төшү-менү уңайлы булсын өчен култыксалар куелган. Инеш аша чишмәгә чыгучы басманы нәзер әйтеп, хәрби хезмәттән исән-сау әйләнеп кайткан егетләр төзәтеп торалар. Бу эшләрдә Корбанов Алмаз Илсур улы башлап йөри.
Авыл уртасындагы коены да озак еллар карап чистартып һәм төзекләндереп торды Мәхмүт ага. Инде бу матур гамәлне аның күршеләре дәвам иттерә. Авылыбызга килүчеләрне каршы алучы күркәм мәчет бинасы янәшәсендә, күптән түгел генә тагын бер айлы манара калыкты. Монысы инде Идварт абый белән Галия апаның уллары Ирек, Рафис һәм Динар Шәрәфиевләрнең чираттагы игелекле гамәле. Аларның иганәчелегендә авылның Мәхмүт ага саклап калган, инде як-ягыннан иңә башлаган бердәнбер коесы яңадан туды. Язлыкта, җир туңнан арынганчы, коеның бурасын алыштырдылар. Моның өчен Шәрәфиевләр, алдан буралык агачын юнәлтеп, күрше Кышлау авылыннан коечы егетләр бригадасын чакырдылар. Һәм менә яңа гына кое кызыл кирпеч стена белән уралып, айлы-манаралы яшел “кәләпүш”ен киеп куйды. Җаныбызны, рухыбызны тазартучы – мәчет капкасы төбендә, тәнебезгә сихәт бирүче, тереклек чыганагы – суга һәйкәл куелгандай булды. Авылга килүче-китүчеләрне сокландырырлык бу матур һәм игелеклелек үрнәге өчен авылдашлары бертуган Шәрәфиевләргә олы рәхмәтле.
Табигать байлыгы чиксез түгел. Аны саклау – барыбызның да уртак бурычы. Исәннәрен коткарып калырга, моңа кадәр яшәп килгәннәрен савыктырырга әле соң түгел.
Әтнә таңы Гөлнара МӘГЪСҮМОВА, Яңа Шашы урта мәктәбе 2008-11-18 13:39:42
Кире кайт
|