Гомәр абый җитәкчелек иткән чорда әлеге театр коллективының Казанны шаккатыруы хакында язган идем. Режиссерлар, байтак артистлар алышынды. Фикерләр төрләнде. Репертуар да үзгәрде. Кем ошатты, кем юк. Ничек кенә булмасын, 90 еллык театрның традицияләрен дәвам итеп, Илфат Хәкимов режиссерлыгында куелган ике спектакль дә республика районнарында гөрләп узды. Казанны гына яулыйсы калды. Ә анысы теләсә-кемгә эләкми. Шулай да спектакльнең уңыш казанасына шигем юк иде, тик мондый дәрәҗәдәге унышны уйнаучылар гына түгел, мин дә көтмәдем. Көндәшләр аз түгел, 12 театр коллективы. Жюри да мәртәбәле: халык театрлары белән җитәкчелек итүче Камил Саттаров, Г. Камал театрының күренекле артисты Әсхәт Хисмәт, мәдәният сәнгать институтының өлкән педагогы, сәнгать эшлеклесе Раушан Шәрипов, драматург Хәбир Ибраһимов, мәдәният министрлыгында бүлек башлыгы, Таҗи Гыйззәтнең оныгы Гөлнар Гыйззәтова... Жюридан тыш Әтнә театры булганы өчен генә карарга килгән күренекле якташларыбыз, Г. Камал театры артистлары Найлә апа Гәрәева, Фәнис Җиһаншин, режиссер Рамил Фазлыев... һәм Әтнә театры куйган спектакльләрне көтеп зарыккан тамашачы. Әйтеп кеше ышанмас, сәгать 5тә мәдәният сараеның тамаша залы тулы иде, ә 6да алма төшәр урын калмады, урындыклар күтәреп тә керделәр, басып торучылар да җитәрлек. Әтнәдән тиңентен өченче тапкыр карарга килүчеләр дә, чәчәк букетлары да хәйран. Бар да җитди һәм барысы да моңа кадәр күрелмәгән чыгыш көтә. “Әтнә театры Әтнә театры инде, бик әйбәт спектакль көтәм. Азрак куркыта да. Камал театры сәхнәсендә берара гөрләп барды бу спектакль, аннан соң И. Хәйруллин куеп карады, тамашачының исе китмәде. Әтнә театрының үткәнендә якты эз калдырган спектакль дә бит әле бу һәм менә икенче буын үз бәхетен сыный...”, – дигән иде башланганчы Әсхәт Хисмәт. Чагыштырырлык, сыналырлык шул.
Алкышлар астында башланган спектакль шулай дәвам итте. Ара-тирә шул рәвешле дә уйнарга туры килде. “Браво”, дип кычкырган, сызгырган тавышлар артистларны гаҗәпләндергәндер дә.
Жюри членнарын күзәтәм: ник берсе көлсен, монысы баштарак, ә аннан соң кул чаба-чаба, көлә-көлә карадылар. Наилә апа хәтта күз яшьләрен дә сөрткәләде. Спектакль тәмам. Менә шуннан соңгы өлешне: канәгать йөзләрне, котлауларны, аягүрә басып алкышлауны, бүләк ителгән чәчәкләрне, сәхнәгә сүз әйтергә менгән жюри җитәкчесенә мөмкинлек бирмичә, Камал театры артистларының сәхнәгә менеп бүләк тапшыруларын, бер-бер артлы ясаган чыгышларын һәркемгә күрсәтер идем. Ара-тирә мактау сүзләре дә күзгә яшь китерә икән.Наилә апа Гәрәева сөйләгәндә күпләр шундый халәт кичерде. “Мин бүген яшьлегемә кайттым. Илфат – минем укучым. Аның өчен дә, артистлар өчен дә, Әтнә өчен дә сөенеп утырдым. Хәй абыйга күрсәтәсем килде, сөенер иде. Үзешчән артистлар шул дәрәҗәдә камил итеп уйнасыннар әле, декорация, шулкадәр зәвык, музыкаль камиллек, искиткеч. Рәхәтләнеп карадым. Дөресен әйтим, мондый чыгыш көтмәгән идем. Күңелем тулды. Район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улына рәхмәт, аның ярдәменнән башка мондый спектакль карый алмас идек, горурланырлык коллектив. Әтнә театры белән әлеге бәйгегә нокта куелуы да бик уңышлы булды”, – диде. (Ахырдан жюри членнарына да: ”Югары бәя әтнәләргә куелырга тиеш”, – дип, үз фикерен белдерде). Чыгыш ясаган Фәнис Җиһанша, Гөлнар Гыйззәтова, Камил Саттаров, Раушан Шәрипов та беравыздан диярлек: “Матур спектакль китергәнегез өчен рәхмәт. Эштән соң өйрәнеп, шушындый спектакль кую – баш иярлек хезмәт”, – дип бәяләделәр. Коллективта ир-егетләрнең күпләп уйнауларына да басым ясалды.
Жюри әгъзалары фикер алышканда да шул сүзләргә өстәп киңәшләр бирелде. Аеруча Әсхәт Хисмәтнең әйткәне хәтердә: ”Булдырдылар. Мин Әтнә театры өчен бик шат, ул яши, яшәячәк. Гомәр абый артистларны бер яктан ачса, Илфат бөтенләй икенче яктан күрсәтте. Классикага күчәргә кирәк. Шушы ук авторның “Беренче мәхәббәт”е сезнең өчен язылган, коллектив аны куярлык, “Галиябану” да көчегездән килә. Чыгышыгызны иң югары бәягә лаек дип саныйм”, – дип ихластан әйтте. Бик үтенгәч, Камил абый сер итеп кенә: “Әле нәтиҗә ясалмады, “Лауреат I степени” булыр, дип уйлап торам, “5”ле”, – диде. “Гран при”, дип бәяләүчеләр дә аз түгел.
Ничек кенә булмасын, бәя югары. Бу бик әйбәт, безнеңчә һәм искиткеч!
Кире кайт
|