Активистлар
экскурсиягә барды
Яшьләр һәм спорт эшләре буенча район бүлеге инициативасы белән республика һәм район ярышлары призерлары, балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары өчен казанга экскурсия оештырылды.
Район мәктәпләреннән барлыгы 36 бала уңайлы автобусларда Татарстан башкаласына барды. Алар ТР Милли музеенда, Казан Кремлендә булганнар, шәһәрнең тарихи – истәлекле урыннары белән танышканнар.
Яшь гражданнар форумы
1нче Чирмешән урта мәктәбе укучысы Гөлназ Мәссарова һәм Ульяновка урта мәктәбеннән Николай Семенов Татарстан Республикасы яшь гражданнарының II форумында катнаштылар.
Форум 16-18 ноябрь көннәрендә Казанда үтте, яшь делегатлар “Татарстан Республикасы балалар оешмалары советлары” иҗтимагый оешмасының төрле юнәлешләрдәге секцияләрендә эшләделәр: социаль яклау, волонтерлык эшчәнлеге, экологик тәрбия, балалар эшмәкәрлеге һәм эшкә урнашу, сәламәт яшәү рәвеше, балалар һәм яшьләр спорты, туризм, мәдәният һәм гражданнарның иҗади үсеше, балалар массакүләм мәгълүмат чаралары. Бу турыда без яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге начальнигы Ирина Митяевадан белештек.
Архиепископ килде
5 ноябрь көнне Ульяновка чиркәвендә Казан иконасы хөрмәтенә уздырылган бәйрәмчә
гыйбадәт кылуны Казан һәм Татарстан
архиепископы Анастасий уздырды.
Ульяновкадагы чиркәү 2002 елны, якташ – эшмәкәр Геннадий Давыдов акчасына төзелгән иде. Һәм ел саен бирегә шушы бәйрәмгә архиепископ Анастасий килә, Г. Давыдов та кайта, храмда тантаналы гыйбадәт кылу оештырыла. Быел да бәйрәмдә тирә-як авыллардан гына түгел, хәтта башка районнардан да христиан динендәгеләр катнашты.
Элемтә сыйфаты яхшырачак
Хәзер күпчелек, хәтта мәктәп балалары да кесә телефоныннан файдаланса да, кешеләр өй телефоннарыннан баш тартырга ашыкмыйлар. Агымдагы елда районыбызда 20 оешма һәм предприятиегә, 15 квартирага телефон кертелгән.
Бүгенге көндә районда 3300 өй телефоны һәм 548 эш телефоны исәпләнә. Торак пунктларда 48 таксофон урнаштырылган.
-Быел Шешминка, Югары Чегодай, Морд.Афонькино авылларында элемтә линияләренә капиталь ремонт ясалды, -ди район электр элемтәсе челтәре начальнигы Рәмил Моратшин. –Түбән Кәминкәдә хуҗалык ысулы белән эчке производстволы телефон станциясе төзелде. Югары Кәминкә, Шешминка, Урманасты Үтәмеш, Югары Кармалка авыл АТСлары биналарына капиталь ремонт үткәрелде. Подрядчылар көче белән Чирмешән-Ульяновка юнәлешендә, Яңа һәм иске Элмәле челтәрен дә кертеп, оптик-җепселле кабель үткәрелде. Бу – элемтә сыйфатын күтәрү максатында башкарылган эшләр.
Район элемтә челтәре идарәсе мәгълүматлары буенча, 2009нчы елда сәүдә үзәгендә, район үзәк больницасында, боз сараенда, балалар сәнгать мәктәбендә дә телефон нокталары урнаштыру күздә тотыла.
Кире кайт
|