Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Командага яшьләр дә кирәк

Ко­ман­да­ның эн­ту­зи­аст­ла­ры көз җи­тү бе­лән тарт­ма­ны уен­га әзер­лә­де­ләр, ан­да бо­з ка­ты­рып, кар­дан чис­тар­тып тор­ды­лар. Бил­ге­ле, ачык һа­ва ас­тын­да­гы мәй­дан­чык­та боз
3-4 ай гы­на сак­ла­на, бу ва­кыт­та туп­лан­ган тәҗ­ри­бә җәй кө­не юк­ка чы­га иде.

Бү­ген, ра­йон үзә­ген­дә
“Ю­би­лей­ный” боз са­рае ачыл­гач, ин­де кү­не­гү­ләр­не, уен­нар­ны да ел дә­ва­мын­да үт­кә­рер­без дип ыша­на­быз. Мо­ның өчен бө­тен шарт­лар да бар. Якын ара­да яңа мах­сус спорт ки­ем­нә­ре дә кай­тыр­га ти­еш. Тре­нер­лар да яр­дәм итә.

Әм­ма без­нең хок­кей ко­ман­да­сын­да уй­нау­чы­лар­ны бер мәсь­ә­лә бор­чый. Боз са­рае ачыл­гач, би­ре­дә ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр ко­ман­да­ла­ры оеш­ты. Лә­кин ир-ат­лар ко­ман­да­сы һа­ман да элек­ке­ге сос­тав­та уй­ный. Без­гә яңа уен­чы­лар ку­шыл­мый, яшь­ләр кил­ми.

“Чир­ме­шән” ко­ман­да­сы уен­чы­ла­ры: Риф За­ри­пов, Фә­нис Иля­ев, Сер­гей Ов­сян­ни­ков, Ма­рат Яб­ба­ров, Иван Ту­зи­лов, Ва­си­лий Кузь­мин, Рә­мис Ши­ри­аз­да­нов, Ядъ­кәр Рә­хи­мов, Юрий Сер­ге­ев, Ра­фаэль Шә­фи­гул­лин, Юрий Кан­де­ев төр­ле оеш­ма­лар­да эш­ли­ләр, лә­кин спорт бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә дә ва­кыт та­ба­лар. Без ат­на­га ике тап­кыр: си­шәм­бе һәм пән­җе­шәм­бе дә кич­ке сә­гать җи­де­дә кү­не­гү­ләр үт­кә­рә­без, ә як­шәм­бе көн­не, ни­гез­дә, ярыш­лар уза. Те­ләү­че­ләр бул­са, без­гә ку­шы­лыр­га ча­кы­ра­быз. Кич буе те­ле­ви­зор кар­шын­да утыр­ган­чы, 2-3 сә­гать спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү, боз­да шуу ис­кит­кеч зур ка­нә­гать­лә­нү би­рә, сә­ла­мәт­лек өчен дә фай­да­сы бик күп. Бил­ге­ле, хок­кей – кы­рыс уен, һәр оч­ра­шу ди­яр­лек кис­кен кө­рәш­тә уза. Һәр ко­ман­да җи­ңәр­гә ом­ты­ла. Без­гә әле тәҗ­ри­бә җи­теп бет­ми. Бер-бе­рең­не яр­ты сүз­дән, бер ка­раш­тан аң­лый баш­ла­ган оч­рак­та гы­на уңыш­лар­га тиз ире­шеп бу­ла.

 

Ма­рат Яб­ба­ров,

“Чир­ме­шән” хок­кей ко­ман­да­сы уен­чы­сы

 

 


Безнең Чирмешән  2008-11-18 14:00:51

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом