Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Адашкан аккош

Баулыда гаҗәеп вакыйга килеп чыкты: көтмәгәндә, каяндыр, ни өчендер җылы якка очып китмәгән аккош пәйда булды. Тугрылык һәм мәхәббәт символын чагылдырган кошның язмышы баулылыларны битараф калдырмады. Бу вакыйганың ахыры куанычлы.

Ике атна чамасы элек 82нче һөнәри лицей полигоны артында бер ир-ат… ялгыз аккошка тап була. Бәхетсез кошны кызганып, ул аны “Сельхозхимия” якындагы күлгә җибәрә. Узган атна дәвамында бу урыннан үткән баулылылар үз күзләренә ышанмыйлар: Баулыда каян аккош барлыкка килгән? Кыргый кош турында хәбәр тиз арада шәһәргә тарала, күпләр, аккошны күрү һәм аны фотога төшерү өчен, бирегә гаиләләре белән махсус рәвештә киләләр.

Карда ак каурыйлары, озын муены, сузынкы гәүдәсе һәм нигезендә үзенчәлекле кара катлам булган саргылт-кызыл томшыгына карап фикер йөрткәндә, ысылдаучы бу үсеп җиткән аккош. Аның озынлыгы 180 сантиметрга, ана аккошларның авырлыгы 5,5-6 килограммга, ата аккошларныкы 8-13 килограммга җитәргә мөмкин. Алар канатларын 240 сантиметрга кадәр җәя алалар. Ысылдаучы аккошлар табигатьтә сирәк очрый, аларга ау 1960чы еллардан ук тыелган.

Баулыда адашкан аккош буаның иң ерак почмагында су туңмаган урында яшәгән. Сулыкның калган өлеше инде боз белән капланырга өлгергән. Баулылыларның кайберләре буага икмәк валчыклары ташлаганнар, ләкин алар боз өстендә шул көнчә калганнар. Аккошның нәрсә белән туклануы аңлашылмый. Иректә әлеге кош суүсемнәр белән туклана һәм суүсемнәргә бай булган елга култыкларында, тайга күлләрендә, кайчагында сазлыкларны үз итә.

Аккошлар – иң эре су кошлары. Бу кошлар казлардан тирән сулыкларда су төбеннән азык эзләргә мөмкинлек бирүче озын муеннары белән аерылып торалар. Аларның канат мускулатуралары бик нык үсеш алган, шуның ярдәмендә аккошлар көньякка һәм кабат туган якларына меңнәрчә километр “юл” үтә алалар. Аккошлар зур төркемнәр булып Каспий һәм Кара диңгезләрдә, көньяктагы туңмый торган күлләрдә кышлыйлар. Алар анда ноябрь-декабрь айларында килеп җитәләр. Октябрь аенда аларның күмәк очыш маршруты Башкортстан таша уза.

Кеше өчен аккошлар гүзәллекне һәм романтиканы гәүдәләндерәләр, бу исә аларның нәфислеге, очарга һәм йөзәргә сәләтле булуына бәйләп аңлатыла. “Аның бөтен хәрәкәте, – дип яза С.Т.Аксаков, – томшыгы белән сөзеп алып су эчә башлап, башын горур күтәреп, муенын сузсынмы; үзенең йомшак каурыйларындагы су тамчыларын еракларга чәчрәтеп, көчле канатларын кага-кага суда чумып коена башласынмы; аннары ак каурый муенын җиңел һәм иркен генә дуга рәвешендә артка борып, аркасында, ян-якларында һәм койрыгында изелгән һәм пычранган каурыйларын чистарта башласынмы; канатын чалгыга охшаш озын җилкәдәй күккә күтәреп, томшыгы белән һәрбер каурыен аралап, аларны кояшта киптерсенме – барысы да гүзәл һәм гаҗәеп күренеш”.

Ысылдаучы аккош ирексезлеккә тиз күнегә, ул еш кына декоратив кош рәвешендә шәһәр паркларында асрала. Шуңа күрә район башкарма комитеты адашкан кошны сыендыруны сорап Казан зоопаркына мөрәҗәгать итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Хәмидуллин сүзләренә караганда, якшәмбе көнне МЧС хезмәткәрләре ярдәме белән аккош тотылды һәм ветеринария станциясенә урнаштырылды, анда аңа лаборатор анализлар ясалды. Ә кичә аккошны автобус белән Казанга илттеләр.

А.ЗИННУРОВ, С.СИТДЫЙКОВА.

Аккошның тәпиләре шактый ук кыска, шуңа күрә җирдә хәрәкәт иткәндә алар беркадәр килбәтсезрәк тоелалар. Соңгы көннәрдә “безнең” аккошның өшегәнлеге күренгән: ул еш кына бер тәпиендә басып торган, кайчагында хәтта башын канаты астына яшергән.


Хезмәткә дан  2008-11-18 14:19:19

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом