Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Пар канатлар

Әмир күп еллар буе колхозда төрле тармакларда эшләде. Хәзерге вакытта авылыбызның Мәдәният йорты директоры вазифасын башкара. Өстәвенә, оста гармунчы да. Әмир Керкәле авылының уңган, булган, чибәр Зөлфия исемле кызын гомерлеккә үзенә пар канат итеп алды. Зөлфиябез күп еллар Иске Иштирәк медпунктында шәфкать туташы булып эшли. Аны бөтен авылыбыз белән хөрмәт итәбез. Ул үз эшен намус белән башкара. Медпунктка барып керсәң, елмаеп, ачык йөз, тәмле сүз белән каршы ала, хәлеңне сорашып, игътибар белән тыңлый. Төн уртасында чакырсаң да, һич зарланмый, бер дә сукранмый килә (ә бит бар да Зөлфия кебек түгел). Без аны шуның өчен дә бик яратабыз, ихтирам итәбез. Ул урын өстендә яткан каенанасын да бик яхшы итеп, авырсынмыйча карады. Аның турында күпме генә мактау сүзләре язсаң да, аз булыр кебек.

Кәримовлар гаиләсе өч бала – ике кыз, бер ул – тәрбияләп үстерделәр. Кызлары инде үз тормышлары белән яши, үз балаларын үстерә. Уллары Илнур, мәктәпне тәмамлап, Чаллы шәһәрендә укый. Менә шундый яхшы гаилә алар. Һәркемгә үрнәк булырлык.

Сүземнең азагында исә шушы көннәрдә үзенең туган көнен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Әмирне чын күңелемнән тәбрик итәсем килә. Балаларыңа яхшы әни булган Зөлфия белән пар канатлар булып, тазалыкта-муллыкта бик күп еллар яшәргә язсын сиңа, Әмир!


Заман сулышы  2008-11-18 15:00:48

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом