Лениногорск шәһәре прокуратурасы тарафыннан Ә. Фәйзуллинаның гаризасы буенча, ана һәм бала хокукларының үтәлеше тикшерелде.
Тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыкланды: Ә. Фәйзуллина 2007 елгы кызын тәрбияли. Бала туган көненнән алып бүгенгә кадәр ата-анасы белән Суворов урамында яши. Балага айлык пособие алу өчен Ә. Фәйзуллина тиешле документ-белешмәләрен халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә 2007 елның 5 июлендә тапшырган. Пособие исә баланың туу көненнән алып анасының вакытлыча теркәү срогы – 2008 елның 20 февраленә кадәр генә билгеләнгән. Агымдагы елның 21 февраленнән 24 апреленә кадәр пособие түләнмәгән.
Ә. Фәйзуллина яшәү урыны буенча теркәвен яңартканнан соң, пособие яңадан түләнә башлый. Әмма теркәү вакытлыча гына булганга, шул ук елның 25 июлендә яңадан туктатыла. 26 августтан 22 сентябрьгә кадәр түләнмәгән пособие 23 сентябрьдә яңадан билгеләнә, һәм балага яшь ярым тулганчы, 2008 елның 2 декабренә кадәр түләнәчәк.
Россия Федерациясе “РФ гражданнарының яшәү урыны сайлау, РФ чикләреннән чыкмыйча аны үзгәртү турында”гы Законның 3 нче маддәсе, 2 нче пунктында яшәү турында теркәүнең булмавы гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен кысу өчен нигез була алмый диелгән.
Югарыда ачыкланган закон бозулар нигезендә, Лениногорск муниципаль районы халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы исеменә әлеге бозуларны юкка чыгару турында күрсәтмә юлланды.
Кире кайт
|