Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
сәламәт буын тәрбияләү .уртак бурыч.

Сәламәт бала–ул күңеле дә, психикасы да, физик үсеше дә камил булган зат. Нәкь менә шундый булу–тәрбиянең төп күрсәткече бүген. Сабыйлар күп вакытларын балалар бакчасында үткәрәләр һәм һәрберсен игьтибар белән карау, тәрбияләү, һәръяклап дөрес үсешенә ирешү–тәрбияченең намус эше дияр идем мин

Бүген районыбызның 22 балалар бакчасында 854 бала тәрбияләнә. Төп проблема мәктәпкәчә яшьтәге балаларны физик яктан һәм һәръяклап үстерүне, тәрбияләүне күздә тота. Бакчаларда 132 педагог эшли һәм алар һәр тәрбия моментының, үткәргән чараның  нигезен балаларның физик  һәм психик  үсеше тәшкил иткәнлеген яхшы аңлыйлар.

Статистик мәгълүматларга күз салсак, районыбызда ул түбәндәгечә: һәр баланың бакчада булган вакыты якынча 190 көн тәшкил итә, сәламәтлек индексы 58 процент. Соңгы биш елда районыбыз бакчаларына йөргән балалар авыру сәбәпле, бары тик 4,0-3,2 көн генә бакчада булмаганнар. Бу республика күрсәткеченнән күпкә яхшырак (республика буенча 6,8 көн). Балалар бакчаларында соңгы биш елда бер генә имгәнү очрагы да теркәлмәве һәм йогышлы авырулар таралу очраклары күзәтелмәве–тәрбиячеләребезнең үз хезмәтләренә күңел җылыларын биреп, аларны үз балалары кебек карап тәрбияләү  нәтиҗәсе.

Балалар белән төрле чыныктыру күнегүләре үткәрү, саф һавада булу, поход һәм экскурсияләргә йөрү  аларның сәламәтлекләренә уңай йогынты ясый. Иртәнге гимнастика һәм физкультура дәресләрендә һәм дәрестән тыш вакытта да тәрбиячеләр балалар белән даими шөгыльләнәләр: авыз һәм тамакны су белән чайкау, һава һәм су ванналары, гәүдәне ышку, массажлау, вак таш җәелгән сукмаклардан узу, аякка су ванналары ясау, үлән чәйләре эчү–болар барсы да баланың фи­зик  һәм психик үсешенә  яхшы йогынты ясый.

Олы Елганың «Умырзая»  балалар бакчасында, Масловканың «Ягодка»  балалар бакчасында,  Балык бистәсенең «Мишутка» , «Березка» һәм «Солнышко» балалар бакчаларында, Котлы Бөкәш, Түбән Тегермәнлек, Анатыш, Яңа Арыш, Күгәрчен, Шомбыт балалар бакчаларында йокы алдыннан табан астына массаж ясау күнекмәләре үткәрү матур гадәткә керде. Әти-әниләр белән берлектә «Күңелле стартлар», «Яшел уг» конкурслары үткәрү өлкәннәргә дә, балаларга да бик ошый. Барлык бакчаларда да сәламәтлек көннәре оештыру балаларның фи­зик үсешенә булышлык итү белән беррәттән уңай эмоцияләр формалаштыра, әхлакый тәрбиягә уңай йогынты ясый, өлкәннәрне һәм балаларны гомум максатларда берләштерә.

Балаларның сәламәтлеге һәм аларның камил үсеше өчен, беренче чиратта дөрес туклану, тыныч, үзара аңлашып эшләргә ярдәм итүче микроклимат мөһим роль уйный. Бүгенге финанс кыенлыгы чәчәк аткан чорда да бакчага йөрүче балаларыбыз тиешле норматив буенча тукланалар икән, без моның өчен  муниципаль район башлыгына аеруча рәхмәтлебез. Илһам Госман улы беренче эш көненнән үк балалар бакчаларына кереп, андагы тормыш белән якыннан танышып, конкрет ярдәм күрсәтү мөмкинлеге таба алды. Мәктәпкәчә тәрбияне иң мөһим эш итеп карау барлык ата-аналар, балалар  бакчалары хезмәткәрләренең күңелләрендә  соклану һәм рәхмәт хисләре уятты.   Балык бистәсенең “Березка”, “Мишутка”, Котлы Бөкәш, Шомбыт, Полянка, Олы Елга балалар бакчаларына йөрүче сабыйларны, бүген күп төрле  уенчыклар белән тәэмин иткән район  җитәкчесенә ничек рәхмәтле булмыйсың инде.  Сабыйлар рәхмәте аны бәла-казалардан  саклап йөртсен, һәрбер  изге эшен уңышлы итсен!  Балалар бакчаларына балаларын йөртүче  әти-әниләр  һәм балалар бакчалары коллективының  теләкләре шундый.

Сүземне йомгаклап һәм форсаттан файдаланып  балалар бакчаларына сабыйларын йөртүче барлык аналарны якынлашып  килүче  әниләр бәйрәме белән тәбриклим. Гаиләләренә бәхет, сәламәтлек, балалар  хәсрәте  күрмәүләрен, рухи  һәм  физикАвыл офыклары  М.Яруллина, 2008-11-19 09:55:22
Кире кайт

Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом