Районыбыз хуҗалыкларында эшләүчеләрнең бүген уртача хезмәт хаклары республика күрсәткеченнән түбән. Районыбызда иң алдынгы хуҗалыклардан исәпләнгән “Масловский”да ул–8238, “Азык-төлек корпорациясе”ндә–6504, “Кулон”да 5490 сум булса, “Анатыш”та эшләүчеләр–3908, “Чулпан”да–3240, “Патриот”та 3401 сум гына уртача айлык хезмәт хакы алалар. Ә хуҗалыкның икътисадый хәле яхшырсын өчен һәр эшләүчегә куйган хезмәтенә күрә яхшы, югары хезмәт хакы түләргә кирәк. Хуҗалыкларда хезмәт хакын күтәрү өчен һәр эшләүченең эшкә чыгуын һәм катнашуын дөрес исәпләп, эш көнен сәгатьләп исәпләүгә күчерү уңайлы һәм отышлы. Хезмәткә натуралата түләү вакытында биреләсе товарның реаль бәясен куярга һәм бер үк вакытта хезмәт хакы дәрәҗәсе шуңа тиңләштерелергә тиешлеген дә онытырга ярамый. Әмма урыннарда бүген хезмәт хакын натуралата түләүдән качарга вакыт. Бу мәсьәләдә саннарга мөрәҗәгать итсәк, ул бик сөендерерлек түгел. Мисал өчен “Масловский” да хезмәт хакының–81, “Ландыш”, “Анатыш”та–78, “Кульга”да 69 процентын акчалата бирүне гадәткә керткәннәр. Ә менә “Чулпан”да хезмәт хакының–25, “Тукай”да–20, “Патриот”та 13 проценты гына акчалата бирелә. Икенче төп мөһим бурыч булып хезмәт хакын соңармыйча үзвакытында бирү мәсьәләсе тора. Тик әле монда да “Патриот”, “Казыли” агрофирмасында тоткарлыклар ике ай һәм аннан да озак вакытка сузыла. Бер үк шартларда һәм мөмкинлекләр белән эшләп, “Масловский”, “Кулон”, “Ландыш” хуҗалыкларында хезмәт хакларын вакытында алалар. Киләчәк өчен аны соңарусыз бирү һәр хуҗалык өчен алгы планда һәм иң мөһим күрсәткечкә әйләнергә тиеш. Россия Федерациясенең “Минималь хезмәт хакы күләме турында”гы Закон таләпләреннән чыгып, аны үстерү, тариф ставкаларын тиешле югарылыкка күтәрү хакында уйларга вакыт.Билгеле инде моның өчен авыл хуҗалыгы производствосының икътисадый хәлен эффектлы итәргә омтылырга кирәк. Бу мөмкин кадәр арзанрак итеп товар җитештерү һәм аны югары бәядән сату дигән сүз. Ә арзанлы продукция җитештерүгә производство куәтен, җитештерүчәнлекне арттырып кына ирешеп була. Бары тик шул вакытта гына базар икътисады шартларында уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Ә менә бүгенгесе көнне барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисадый күрсәткечләре түбәндәгечә. Иң тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе “Масловский”да сөт җитештереп реализацияләнгән бер центнер продукциянең үзкыйммәте 702, “Кульга” да 656 сум булса, рентабельлелек анда 56 һәм 41 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта уртача яшәүче “Анатыш” хуҗалыгында рентабельлелек минус 4, “Тукай”да минус 5, “Әшнәк”тә минус 3 процент кына. Ашлык сатуның рентабельлелеге дә “Тукай”, “Әшнәк”, “Анатыш” хуҗалыкларында шундый ук түбән дәрәҗәдә. Хуҗалык өчен икенче бер мөһим күрсәткеч булып бүген һәрбер гектар җирдән акчалата табыш алу күләме тора. Ул да производство дәрәҗәсенә бәйле. “Масловский”да, мәсәлән, бер гектар чәчүлек җирдән–10198, “Кулон” агрофирмасында –7465, “Азык-төлек корпорациясе”ндә 7898 сум акчалата табыш алсалар, “Тукай”да ул–2619, “Чулпан”да–2168, “Патриот”та 1900 сум тәшкил итә. Билгеле инде мондый түбән күрсәткечләр белән хуҗалыкны тотрыклы яшәтүе бик кыен. Әнә шуңа бик күпләр банктан кредит алырга мәҗбүр булалар. Авыл хуҗалыгы производствосында билгеле бер тармакны киңәйтү күздә тотылганда, бик сирәк хуҗалыклар гына кредит алмыйча яши ала. Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2007 елның 29 декабрендә чыккан 999 нчы санлы карарында фермерлык-крестьян хуҗалыкларына кредит түләү суммасының билгеле бер күләмен кире кайтару каралган. Ә бүген төзелгән кредит килешүе буенча хуҗалыкка кайтарыла торган сумма 12 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта алар кредитны 10 миллион сумга кадәр күләмдә ала алалар. Моннан тыш шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү максатыннан да 5 ел вакытка 700 мең сумга кадәр кредит бирелә.
Бүгенгесе көнне аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булган җирләрне рәсмиләштерү әлегә бик йомшак куелган. Кызганычка каршы, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр гаебе белән бүген хуҗалыкларның пай өлешендә булган 66696 гектар
Кире кайт
|