План буенча Татарстанда 160 меңнән күбрәк яшь кеше наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга тестлаштырылырга тиеш. Ике ай ярым вакыт эчендә 100 меңнән күбрәк яшүсмер тикшерелгән, 174енең анализы уңай реакция биргән. Республика районнарында тестлаштыру уртача 40 процентка башкарылган. Акрын “кыймылдаучы” Түбән Кама, Саба районнарына кисәтү дә эләкте. “Бездә үтәлеш 38 процент. Ләкин бу график буенча. Билгеләнгән вакытка төгәлләргә өлгерәчәкбез. 11 ноябрьгә 670 укучы һәм студент, 361 чакырылучы тест үтте. Арада наркотиклар кулланучылар ачыкланмады”, - ди Буа районара наркология диспансеры табиб-наркологы Люция Краснова.
Ә иң күп наркотик кулланучы яшьләр Яр Чаллыда яши. Барлык ачыкланганнарның 64 проценты бу шәһәрлеләр өлешенә туры килә. Лениногорск, Чистайда да наркотиклар белән таныш яшьләр күплеге беленде. Ә менә Казан һәм Бөгелмәдә, Түбән Камада күрсәткечләр түбән булу гаҗәпләндерә экспертларны. Ничек шулай? Яр Чаллыда 100дән күбрәк, ә күрше Түбән Камада 2 генә исәпкә алынган?!
Гомуми статистиканы анализлау исә наркотикларның вузларга чынлап торып үтеп керүен күрсәтә – куллануы ачыкланганнарның 60 проценты студентлар, 6 проценты – укучылар. Ләкин тестлаштыру уңай нәтиҗә бирү белән генә тикшерелүчегә “наркотик кулланучы” ярлыгы тагылмый. Анализга алынучы материалга химик-технологик тикшерү үт-кәрелә. Аннары гына соң-
гы сүз әйтелә.
Видеоконференциядә тестлаштыруның җитешсезлекләре дә күрсәтелде. Әйтик, ул IХ-ХI сыйныфларны, шул исәптән 15 яше тулмаганнарны да, колачлый, ә аларга әти-әниләре рөхсәте белән генә тикшерү үткәрелергә тиеш. “Әлбәттә, законга каршы барып булмый, ләкин икенче яктан бу көтелмә-гәнлек эффектын бетерә”, диләр наркологлар. Икенчедән, тикшерү өчен ае-рым бүлмә билгеләргә һәм тестлаштыруга мәктәп штатындагы шәфкать туташларын да җәлеп итәргә кирәк. Өченчедән, барлык мәгълүматлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында оештырылган үзәк оператив штабка җиткерелергә тиеш.
Сүз уңаеннан, ТР Президенты Минтимер Шәймиев әлеге тестларны Россия кү-ләмендә дә мәҗбүри итәр-гә кирәк, дигән фикер белдерде. Ләкин бу күп бәхәс-ләр кузгалтты. Кеше хокуклары бозыла, имеш. Ләкин әлеге тестлаштыруның ту-ры юлдан тайпылган яшь- ләрне үз вакытында ачыклаудагы роле һәм дәвалап нормаль тормышка кайтару мөмкинлеге саллырак икәнен онытмаска кирәк.
Байрак Илсөяр 2008-11-19 10:01:47
Кире кайт
|