Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Әрни шул күңел, әрни

Элек әле яңа гына  парта артыннан чыккан кызлар  фермаларда,  башка авыр эшләрдә  бил бөктеләр. Малайлар ат җиктеләр, кыш көннәрендә урманнан утын ташыдылар.  Яхшы тормыш, бәхет эзләп чыгып китәр идең дә, паспорт бирмиләр. Кол хәлендә иде шул ул вакытта авыл халкы.  Әгәр түрә кушкан эшкә бармасаң, ата-анаңны куркыталар, йортка тентү кертү белән яныйлар. Шәмсенур  һәм Суфия апаларны очраткач, әле дә булса бер вакыйга искә төшә.  Авылга “Сталинец” комбайны кайтты. Без балалар, хәтта, өлкәннәр дә  аның иген суктырганын карарга җыенабыз. Комбайн артына  суктырылган саламны өеп бару өчен  ике кеше баскан. Баш-аяк тузанга батканнар, тешләре, күзләре генә ялтырый, танырлык та түгел. Ә алар  кичә генә  мәктәпне тәмамлаган кызлар.  Үпкәләре ничек чыдагандыр. Кеше сәламәтлеге турында уйлаучы да юк иде ул вакытта.  “Уфалла” арбасы тартып,  мал өчен чүп үләне җыеп, урманнан коры-сары ташып, таякка, бушка эшләп интекте авыл халкы. Шуңа да  кайбер яшьләр  төрле юллар эзләп авылдан китү ягын карадылар. Минем апама да  актык сарыгыбызны кемгәдер суеп биреп, паспорт алып бирделәр. Авыл халкы гомер-гомергә шәһәр тормышына кызыгып яшәде.  Ә бүгенге яшьләр шәһәргә китү ягын карыйлар да карыйлар инде. Авылның һавасы чиста, таркатмыйк авылларыбызны, дип кенә  яшьләрне авылда төпләндереп булмый шул. Эше дә, ашы да юк бит аның.  Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр  мал-туар артыннан йөреп, җәй буе интегеп  бәрәңге үстереп, аннары җитештерелгәннәрне  ярты бәясенә сатып яшәп булмавын яхшы аңлыйлар шул алар. Инде шулай икән, телибезме без, юкмы авыллар кимү ягына бара.

Хуҗалыкларыбыз таралуга ниндидер дәрәҗәдә үзебез дә гаепле инде. Кайбер җитәкчеләр колхоз милкен  күз алдыбызда  урладылар, тараттылар, ләбаса. Ник барыбыз бергә җыелып кисәтмәдек, хөкем итмәдек шуларны. Таркау халык шул без, бердәмлек җитми безгә. Куркаклар, куштаннар күпчелекне тәшкил итә.  Әле дә хәтерлим, без балачакта  яз көне  күрше тирә ир-атлар чана  тартып кибән төпләрендәге саламны алып кайттылар. Аларны колхозның бер куштаны  идарәгә барып әйтә. Озак та үтмәде, колхоз җитәкчеләре милиция ияртеп йортларны тентеп йөрделәр.  Әтиләрне төрмәгә утырталар дип куркып бөтен урамыбыз белән еладык  инде. Ул вакытта һәр гаиләдә диярлек 5-6 бала бит.  Әтисез калсак, нишләр идек.  Алла рәхмәте ул-бу булмады.  Менә шундый вакыйгалар йөрәккә кан булып урнаштылар.

Ә.Гатупов  мәкаләсендә язылганча,  бер колхозга кергән авылларны бер куштылар, бер аердылар. Моны бит  күрше авыллардан килеп аерып йөрмәделәр.  Берничә кешенең  үзара аңлашмавы аркасында гына килеп чыкты ул хәлләр. Соңгысында ике авылны бергә  кушып Фәргать Әхмәтшинны  рәис итеп куйганнар иде.  Киләчәккә  яхшы гына уй-планнар белән  җитәкчелек итә башлады ул. Язгы чәчү тулысынча тәмамланды. Терлекчелектә дә алга китеш күзәтелде. Ул колхоздан  үз мәнфәгатьләре өчен файдаланучыларны  үз тирәсенә якын китермәде. Кайбер белгечләргә карата да  дилбегәне каты тотты. Әмма  эчә дигән сылтау белән   аны колхоз рәисеннән азат итүгә ирештеләр. Шул вакытта без аны яклап кала алмадык. Ызгыш-талаштан бәрәкәт кача шул.  Колхоз әкренләп үзенең позицияләрен югалтты.  Аны банкротлыкка чыгарып авылларыбызның тамырына балта чабылды. Иманым камил, Яңа Арыш хуҗалыгын  таралудан саклап калган Илдар Имамиев, Масловкадан Николай Андреев  кебек халык өчен  эшләүче җитәкчеләр күбрәк булса,  районыбыздагы авыллар хәзерге хәлгә калмаган булыр иде. Соңгы вакытта банкротлыкка чыккан   ООО “Тукай”да (“Красный Восток” канаты астында) уңай үзгәрешләр күзәтелә башлады. Ташландык терлек тораклары ремонтлана, авыл кырыенда  берничә ел  чәчелмичә  алабута үсеп яткан кырлар   эшкәртелеп чәчелде. Читтә яшәүче авылдашлар һәм авыл халкы   юл кырыендагы  терлек торакларына  һәм андагы үзгәрешләрне күреп сокланалар хәзер.  Болар   авылның киләчәге барлыгына өмет уяттылар, әлбәттә.


Авыл офыклары  Г.Шәфигуллин 2008-11-19 10:00:57

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом