Күрсәтмә чыгышларга хәстәр-ләнә “Арктика” Боз сараенда фигуралы шуу серләренә төшенүче балалар. Ә шушы көннәрдә алар моңа берникадәр тәҗрибә туплау йөзеннән Казанда фигуралы шуу буенча Россия кубогының III этабын ачу тантанасын тамаша кылып кайтты.
“Кияүләр” DVD-дискта чыгачак – Буа дәүләт драма театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куйган соңгы спектакльне “Барс-Рекордс” компаниясе узган атнада дискка төшереп китте. Сатуга яңа елдан соң чыгар дип, көтелә. Бу Буа театрының DVDда чыгучы җиденче спектакле.
Яңа Чәчкап мәктәбе командасы җиңде мәктәптән тыш эшләр үзәгендә 3 ноябрьдә үткәрелгән район шашка ярышларында. Акыл уенында Исәк мәктәбе һәм М. Вахитов исемендәге гимназия укучылары да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Район китапханәләре китапка баедылар – һәркайсына балалар өчен язылган әсәрләрдән торган 14әр китап кайтарылды.
Дипломант булып кайтты Дубовлар гаиләсе Алших авылыннан республика зона смотрында катнашып. Күптән түгел Апаста “Нык гаилә - нык дәүләт” исеме астында үткән бу бәйгедә жюри әниле-кызлы Татьяна һәм Виолетта, килендәшләр Роза һәм Татьяна җырлавына зур бәя бирде.
Күрсәтмә отчет концерты булды Аксуда 15 ноябрьдә. Бөек Җиңүгә - 65, шәһәр төзелүгә 230 ел тулу хөрмәтенә, быелгы Гаилә, киләсе Яшьләр елына багышлап үткәрелүче бу чара декабрь уртасыннан авыл мәдәният йортларында старт алачак.
Яңа биналарында укый башлады Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары бу атнадан.
Кире кайт
|