Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Тырышкан таба

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов быелның ун аендагы терлекчелектәге эш  нәтиҗәләре белән таныштырды. Ә алар йөз кызартырлык түгел. Узган елның шул вакытына караганда сөт җитештерү арткан, ә ит җитештерү 98 процент тәшкил итә. Бу аерма да “Авангард” агрофирмасы ел ахырында күпләп реализацияләячәк дуңгыз ите хисабына капланыр, дип көтелә. Маллар исәбенә килгәндә, мөгезле эре терлекләр саны узган елның  шул вакыты дәрәҗәсендә, ә “каты борын”нар 1900 башка ким. Ел ахырына кадәр 40000 дуңгыз баласы алу көтелә. 2009 елга кергәндә дуңгызлар саны 2007 ел белән чагыштырганда 7 мең башка артык булыр дип, фаразлана.

Аннан соң сүз Кыят товарлыклы-сөтчелек фермасында дәвам итте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида- рәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Инсаф Сәмигуллин тудыру, үстерү бүлекләрен күрсә-теп, аларга булган таләп-ләрне аңлатты.

Әлеге сөйләшүнең Кыятта үткәрелүе тикмәгә түгел. Җәй башында монда терлекчелек мәсьәләләренә багышланган семинар уздырылган иде инде. Кыятлыларның шул көннән малларны карау, ит һәм  сөт җитештерү  буенча арт-ка чигенгәннәре юк.

“Сыерның сөте телендә” дигән гыйбарәне истә тоткан хәлдә иң беренче эш итеп яхшы сыйфатлы азык туплаганнар. Печәне дә “яшь” килеш җыеп алынган. Сенаж елдагыга караганда ике өлеш артык әзерләнгән. Силос 8 мең тонна – бер агрофирма туплаган кадәр күләмдә салынган. Җыеп әйткәндә,   кышлатуга ныклы азык базасы һәм ремонтланган абзарлар белән тулы әзерлектә  керәләр.

Хуҗалыкта көтү яңартуга да зур игътибар бирелүен әйтеп китәргә кирәк. Узган ел сыер көтүенең 30, быел 40 проценты беренче бозаулаган таналар белән яңартылган. Директор       В. Грачев карлы-яңгырлы вакытта нужа чигеп ташымас өчен ферма тирәсенә печәнне җитәрлек күләм-дә кайтартуны оештырган. Хәзерге вакытта һәр сыердан көнгә 14 килограмм сөт савыла. Һава торышы мөмкинлек бирү сәбәпле, “сөтлебикәләр” әле дә булса көтүдә йөриләр.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар монда күргән-ишеткәннәрне онытмыйча, үзләрендә дә хезмәтне шул рәвешле көйләргә кирәк, дигән фикердә таралыштылар.


Байрак  Гакыйл Камалов. 2008-11-19 10:08:22

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом