15 ноябрьдә шәһәрдә тагын бер адрес артты. Бу көнне Ленин урамындагы 193 нче йорт кулланылышка кертелде. Моңа кадәр Әлмәттә мондый күпкатлы йорт төзелгәне юк иде әле. Әлеге 16 катлы йортта нибары 96 фатир. Һәрбер катта бер 3, ике 2, өч 1 бүлмәле фатир ясалган. Бүлмәләр иркен, зур.
Аны ачу тантанасына муниципаль район башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров, заказчы булган “АКО” ҖЧҖ җитәкчелеге һәм башкалар килгән иде. Ришат Фазлытдинович үзенең чыгышында шәһәрнең генераль план нигезендә үсүен билгеләп үтте, бер-ике ел эчендә бу микрорайонның төзелеп бетәчәген әйтте. “Башкарма комитет төзелешнең бөтен формалары үсеше ягында. Әлеге торак йортка узган ел нигез салынган иде. Менә ул әзер дә. Рәхмәт заказчыларга, безнең шәһәргә керергә курыкмадылар. Проектчыларга да, кредит биргәннәре өчен “Автоградбанк”ка да рәхмәт”, - диде ул. Йортның 30 процентының хуҗалары бар инде. Бер квадрат метр мәйдан 27 мең сум тора. Район башлыгының белдерүенчә, Чаллыдан килгән заказчыларга тагын бер мәйдан бирелгән.
Әлегә ишегалдында бетон плитәләр җәелгән, машина куяр өчен урын, балаларга уен мәйданчыклары ясалган. Транспорт белән дә проблема юк, автобус һәм троллейбус тукталышлары янәшәдә генә.
Инвесторлар да үз чиратында Әлмәт җитәкчелегенә торак төзелеше алып барырга рөхсәт биргәне, ышаныч күрсәткәне өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Төзүчеләрнең үзебезнеке булуы да зур әһәмияткә ия. Ә биредән фатир сатып алучылар йортның ошавын, фатирларның планировкасы яхшы, уңайлы булуын ассызыкладылар.
Кыскасы, Әлмәттә торак төзелеше туктамый, киресенчә, темп арта гына бара.
Кире кайт
|