Ноябрьнең өченче якшәмбесе 2005 елдан алып БМО Генераль ассамблеясы резолюциясе нигезендә Халыкара юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 16 ноябрьгә туры килде.
Бүгенге көндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру проблемасы бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын алып тора. Юл-транспорт һәлакәтләре мораль һәм физик зыян салып кына калмый, икътисади һәм социаль югалтуларга да китерә. Әлеге уңайдан Әлмәт эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ бүлеге хезмәт-кәрләре төрле акцияләр уздыра, җәяүлеләр чыгу урынының норматив документларга туры килүен тикшерә. Акция барышында шоферларның аеруча җәяүлеләр юлы тирәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү-үтәмәүләре, иминлек каешларын һәм автомобиль салонында балалар өчен креслоларны кулланулары да тикшереләчәк. Агымдагы елның 10 аенда район һәм шәһәр юлларында 261 юл-транспорт һәла-кәте теркәлгән. Аларда 34 кешенең гомере өзелгән, 344е имгәнүләр алган. Балалар катнашында 35 фаҗига теркәлгән. Бер бала үлгән, 37се имгәнгән.
Кире кайт
|