Агымдагы елның апрель-октябрь айларында укучылар арасында “Гаиләм язмышы - илем язмышы” дип исемләнгән республика иҗат бәйгесе уздырылды. Анда әлмәтлеләр дә уңышлы чыгыш ясады. Сөләй мәктәбе укучысы И.Ортыхколов (укытучысы Г.Г.Гәрәева) 1 нче урын, 17 нче мәктәптән С.Расулова (Р.М.Таҗиева) 3 нче урынны яула-дылар. Җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
14 ноябрьгә районда 1316 ВИЧ-инфекцияле ачыкланган. 268 кеше башка төбәкләрдән килгән, 181 кеше үлгән, Әлмәттән китүчеләр дә бар. СПИД-үзәктә исәптә 929 ВИЧ-инфекцияле тора. Бүгенге көндә 8 йөкле хатынга әлеге диагноз куелган. Ел башыннан авыру аналардан 16 бала туган. Шәһәребездә ВИЧ-инфекцияле 10 бала яши.
15 ноябрьдә шахмат клубында 40 нчы авыл яшьләре спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре арасында шахмат, шашка буенча хатын-кызлар һәм ир-атлар ара-сында 15 минутлык җиде турдан торган (Щвейцария системасы) ярышлар узды. Анда җиңүче командалар спартакиаданың финалында көч сынашачак.
Күптән түгел Америка Кушма Штатларының Аризона штатында Лейк Хавасу Сити шәһәрендә (Хавасу күлендә) аквабайк буенча дөнья-күләм ярышның финал туры узды. Анда 5 кешедән торган Россия командасы составында илебез данын якташыбыз – биш тапкыр Россия чемпионы, ТРның атказанган спорт мастеры Вячеслав Колотовкин да яклады. Ярыш нәтиҗәләре буен-ча 10 иң көчле спортчы билгеләнде. Алар арасында В.Колотовкин сигезенче урынны яулады.
Узган атнада эчке эшләр идарәсендә бер үтерү, өч авыр тән җәрәхәте ясау очрагы теркәлгән. Ике юл-транспорт вакыйгасында һәлак булучылар бар.
Ел башыннан шәһәрдә һәм районда 73 янгын чыкты. Аларда 34 кеше зыян күрде, 16 кешенең гомере өзелде. Янгынчылар 18 кешене коткара алдылар. Эзләү-коткару отряды 7 ноябрьдән 13 енә кадәр 5 чакыруга барган. Суда зыян күргән бер кеше коткарылган.
ЮХИДИ бүлеге биргән мәгълү-матларга караганда, 16 ноябрь көнне Әлмәт-Шөгер автомобиль юлының 6 нчы километрында Шөгер ягыннан Әлмәткә баручы ВАЗ-11113 маши-насы шоферы сул як борылышы куркыныч булган юл участогында машина белән идарә итә алудан туктый, уң яктагы юл кырына килеп чыга һәм транспорт йөри торган юлга машинасын аудара. Алган җәрә-хәтләрдән машина хуҗасы шунда ук үлә. Салон эчендәге 2 пассажир авариядә исән-сау калалар. Алар куркынычсызлык каешын беркеткән-лектән бернинди дә тән җәрәхәтләре алмый кала.
Кире кайт
|