Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов районда күчмә утырыш уздырды

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов районда күчмә утырыш уздырды

15 ноябрьдә районда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Министрлар Кабинетының күчмә утырышы узды.



Анда Азнакай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш перспективалары тикшерелде. Утырышта республика власте органнары министрлары, министр урынбасарлары, әйдәп баручы белгечләр, “Татнефть” һәм “Татэнерго” җитәкчеләре катнаштылар.

Районның социаль-икътисади үсеше турында Азнакай районы башлыгы Рәфис Галиев чыгыш ясады. Ул Рөстәм Нургалиевка районда күчмә утырыш оештырганга рәхмәтен белдерде, моны районга ышаныч һәм ярдәм күрсәтү дип бәяләде. Районга биргән кыскача характеристикасында Рәфис Галиев төбәктә тулаем продукциянең 90 проценттан артыгын нефть промышленносте бирүен ассызыклап үтте. 112 мең гектар сыйфатлы авыл хуҗалыгы җирләре була торып, районның авыл хуҗалыгы буенча артта калуын тәнкыйтьләүне урынлы дип таныды. Паркларны авыл хуҗалыгы техникасы белән яңартуда район артта калган. Хуҗалыкларның 50 проценты нәтиҗәсез эшли. Бүгенге көндә бу проблемадан чыгу юлы бер генә - башка районнарда уңай нәтиҗәләр күрсәткән тәҗрибәле, бай стратегик инвесторларны җәлеп итү, дип ассызыклады ул.

Районда 1153 күпфатирлы торак йорт бар. Быел торакны капиталь ремонтлау программасы үтәлде. Әмма коммуналь инфраструктураны яңартуда җитди артка калу күзәтелә. Гражданнарны тузган һәм аварияле торактан күчерү программасын тормышка ашыру төгәлләнгәннән соң да, программага кергән, әмма анда яшәүчеләр әле һаман яңа торакка күчмәгән 18 йорт бар. Районда торак мәйданы белән тәэмин ителеш бер кешегә 21,6 кв.м туры килә. Бу күрсәткечне 22,1 кв.метрга җиткерү планлаштырыла. “1000 нән артык гаилә фатирга чират торганда социаль ипотека буенча торакны тормышка ашыру буенча проблемаларыбыз бар әле, - диде район башлыгы. – Бүген 114 фатир бар. Мөгаен, безгә яңа сыйфатлырак югарылыкка күтәрелергә, шәхси йортлар төзелешенә күчәргә, шулай ук икенчел торакны стимуллаштырырга кирәктер”.

Инфрастуктура сәясәтенең өстенлекле юнәлеше - юллар үсеше. “Безгә Азнакайда әйләнгеч юл, Яңа Юл, Монолит микрорайоннарында юллар кирәк. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә реформалаштыруның икенче этабын үткәрергә, торак йортларны капиталь ремонтлау программасын тормышка ашырырга, киләчәктә аз катлы төзелешкә йөз тотарга кирәк”,- диде Рәфис Фатыйх улы. Ул районның барлык база мәгариф учреждениеләрендә, кайбер авыл клубларында, бала тудыру йортында, Физкультура йортында, картлар өчен интернат-йортта, инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә һәм башка социаль учреждениеләрдә капиталь ремонт үткәрергә кирәклеген әйтте.

Рәфис Галиев мәгариф өлкәсендә чыгымнарны оптимизацияләү буенча чаралар турында сөйләде. Быел гына да аларны үткәрү нәтиҗәсендә 32 миллион сум экономияләнгән. Районда шулай ук табиб кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе кискен тора (10 мең кешегә 20,6, ә республикада бу күрсәткеч 25,1). ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов районның күпчелек хуҗалыкларында продукция җитештерү һәм сату белән бәйле чыгымнарны объектив исәпкә алу, хисап һәм контроль системасы юклыгын әйтте. Моннан тыш, урыннарда терлекчелек продуктларын җитештерү технологиясе белән бәйле кайбер мәсьәләләргә игътибар бирелми. “Район элеккеге күрсәткечләрен югалтты, - дип ассызыклады ул. - Әгәр дә элек Азнакай районы 323 мең тонна ашлык һәм 60 мең тоннадан артык шикәр чөгендере җитештергән булса, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча 219 мең тонна ашлык, 8 мең тоннадан артык шикәр чөгендере алынган”. Сөрүлек җирләрне куллану буенча хуҗалыклар бер-берсеннән нык аерылалар, дип билгеләп үтте М.Нуртдинов, нәтиҗәдә хезмәт хакында аерма зур. Әгәр дә республика авыл хуҗалыкларында уртача хезмәт хакы якынча 7 мең сум булса, районның кайбер хуҗалыкларында ул 4 мең сумнан кимрәк тәшкил итә. Ул продукция җитештерүдән алып сатуга кадәр инвентарь исәп үткәрү кирәклеген әйтте.

“Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев “Агросила групп” ЯАҖ тарафыннан бүгенге көндә район авыл хуҗалыкларын финанс яктан сәламәтләндерү барганлыгын хәбәр итте.

Район территориясендә чәчү мәйданнарын арттыру, аерым алганда – шикәр чөгендере мәйданнарын арттыру планлаштырыла, моның өчен өстәмә чөгендер алу комбайннары сатып алырга кирәк. Язгы чәчүне тулы әзерлек белән каршылау өчен якынча 20-25 ашлык җыю комбайны һәм тракторлар партиясе сатып алу таләп ителә, дип билгеләп үтте И.Фәрдиев. “Татэнерго” башлыгы шулай ук терлекчелек үсеше перспективалары белән таныштырды. Аның сүзләре буенча, “Агросила групп” ЯАҖе Азнакай районы авыл хуҗалыгына якындагы 5 елда 2 млрд. сум салырга планлаштыра. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында яңа район башлыгы билгеләгәндә тормышын нефть тармагына багышлаган Рәфис Галиевне сайлауларын билгеләп үтте. Шуңа күрә районга ярдәмне республика гына түгел, нефтьчеләр дә күрсәтәчәген әйтте. Рөстәм Нургали улы бүгенге көндә конкурентлыкка сәләтле булу катлаулы икәнен, әмма моңа районның мөмкинлекләре барлыгын билгеләп узды. “Биредә җирләр яхшы, кешеләр тырыш. Тәҗрибә күрсәткәнчә, эре агропромышленность комплекслары эше нәтиҗәлерәк, алар иң заманча техника сатып алырга сәләтле. Авыл хуҗалыгын алып баруның төрле формаларын кулланырга була. Әмма дәүләттән җитди ярдәмне нәкъ менә эре агропромышленность комплекслары алачак. Заманча авыл хуҗалыгы эшкә бөтенләй башкача якын килүне - техниканы һәм технологияләрне тулысынча яңартуны таләп итә”,- дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

“Агросила групп” ЯАҖен характерлап, хөкүмәт җитәкчесе бу компаниянең Россиядә иң уңышлылардан булуын билгеләп үтте. Ул үзен дуңгызчылык һәм кошчылык буенча иң заманча комплекслар белән тәкъдим иткән һәм эштә бары тик алдынгы технологияләр генә куллана. “Әгәр дә районда нормаль климат һәм шартлар тудырсагыз, уңдырышлы җирләрне һәм эшчән халыкны исәпкә алып, төбәк республиканың иң уңышлы авыл хуҗалыгы районына әвереләчәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов холдинг вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. Премьер-министр шулай ук ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының 2009 елга программасында әлеге проектка ярдәмне исәпкә алырга тиешлеген билгеләп үтте. “Финанс кризисы шартларында ярдәмсез “Агросила групп”ка куелган бурычларны үтәү авырга туры киләчәк”, -диде ул.

Хөкүмәт җитәкчесе “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдиновка Азнакай бала тудыру йортын капиталь ремонтлау буенча бурычларны алуны йөкләде. Төзелеш, спорт министрлыкларына физкультура йортын реконструкцияләү мәсьәләсен карау тәкъдим ителде. Район башлыгы күтәргән мәсьәләләр буенча тулысынча карарлар махсус беркетмә белән теркәләчәк, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

ТР төзелеш министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев үз тәкъдимнәрен әйтте. Ул йортларны капиталь ремонтлауга һөнәр осталарын тартырга кирәклегенә басым ясады. Подрядчыны торак йортта яшәүчеләр үзләре сайларга тиеш. Әгәр дә район җитәкчелеге киләсе елга фаразланган капиталь ремонт күләмен яклап кала алса, район йортларны капиталь ремонтлауга 174 миллион сум алуга исәп тота ала, бу 2008 елда бирелгәнгә караганда өч тапкырга артыграк. Быелгы эш нәтиҗәләреннән чыгып подрядчыларны билгеләргә, намуссызларны исемлектән төшереп калдырырга кирәк, дигән теләген белдерде. Ул шулай ук торакны сафка бастыру темпларына тукталды, чистарту корылмаларының икенче чиратын реконструкцияләүдә республика ярдәме таләп ителүен, Балтач суүткәргече төзелешен тәмамларга кирәклеген ассызыклап үтте.

ТР Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин чыгышы торак төзелеше мәсьәләләренә багышланды. Йомгаклап, ТР Премьер-министры катлаулы финанс һәм икътисади кризис шартларында районның яңа җитәкчесе һәм аның командасы кризиска каршы чараларны ачык билгеләп, районның булган производствосын һәм социаль-мәдәни сферасын сакларга тиешләр, диде.


Маяк  Г.Шәймәрданова 2008-11-19 10:17:01

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом