Көн туса яңа хәбәр
Узган җомгада "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖдә скважинация капиталь ремонт ясау, эксплуатация һәм электр җиһазларын прокат-ремонтлау цехлары мастерлары слеты уздырылды. Анда җәмгыятьнең җитмешкә якын алдынгы урта буын җитәкчесе катнашты. Слеттан репортажны газетаның алдагы санында укый аласыз.
Социаль ипотекада катнашучылар өчен Радужная ур, 1 (конкурс 2008 елның 21 ноябрендә ябыла), Шәйхетдинов ур.,8 (конкурс 2008 елның 28 ноябрендә ябыла), Юбилей ур.,8 (6 нчы кат) нче йортларда фатир сайлау буенча конкурс игълан ителә. Конкурста катнашырга теләүчеләр Азнакай муниципаль районының архитектура бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Гагарин ур.,6 “а”, 8 нче бүлмә, баш белгеч Р.Шәрәфетдинова.
“Мизгел” күргәзмәләр залында яшь рәссамнарның “Матурлык серләре” (“Мистерия красоты”) картиналар галереясы беренче тамашачыларын кабул итте. Күргәзмәне Мөнирә Ильясова оештырды. Эшләре биредә урын алган яшь рәссамнар Айгөл Әхмәдиева, Алена Ильясова, чигүче Эльвира Солтангәрәева мондый күргәзмәләрдә икенче тапкыр катнашалар. Гүзәллек дөньясына сәяхәттә ветеран-педагог Роза Әхмәдишина озата йөрде.
22 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә Тымытык мәдәният йортында Урсай авылы язучысы Роберт Зариповның “Үткәннәр эзеннән” дип исемләнгән Тымытык һәм аның төбәге тарихына багышланган китабын тәкъдир итү узачак. Кичәгә рәхим итегез!
Кире кайт
|