Идарә итү компаниясе эшен үзгәртеп корырга
Район һәм шәһәр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча атналык киңәшмә промышленность предприятиеләре, оешмалар, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәйтелгән форматта узды. Муниципаль район башлыгы Рәфис Галиев ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең ТР Дәүләт Советына Юлламасының төп положениеләре белән таныштырды. Президент аның белән 12 ноябрьдә чыгыш ясаган иде. Юлламада киләсе елга Татарстанның үсеш программасы һәм дөньякүләм финанс кризисының тискәре йогынтысын исәпкә алып, перспективасы системалы бирелгән, дип ассызыклап үтте Рәфис Галиев. ТР Президенты бюджет акчасын артык тотарга юл куелмаска тиешлегенә аеруча басым ясый.
Район башлыгы Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Министрлар Кабинетының 15 ноябрьдә Азнакайда узган күчмә утырышы йомгакларына тукталды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев кушуы буенча утырышта Азнакай районының социаль-икътисади үсеш перспективалары турында мәсьәлә каралды. Республика җитәкчелеге район проблемаларын аңлап, ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Ә районда республика ярдәменнән башка хәл итеп булмый торган мәсьәләләр аз түгел. Район башлыгы Рәфис Галиев киңәшмә нәтиҗәләре буенча конкрет объектлар исемлеге һәм республика бюджетыннан юнәлдерелә торган акча күләмен чагылдырган беркетмә кабул ителәсен әйтте.
Аннан соң җирле үзидарә органнарына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында район Советының гомуми бүлек начальнигы Илсия Якупова таныштырды. 1 гыйнвардан бүгенге көнгә кадәр райсоветка 341, район башкарма комитетына – 577 телдән һәм язма мөрәҗәгать, югары торучы органнар – Россия Президенты һәм Татарстан Президенты аппаратларыннан 97 хат кергән. Бу – район халкының һәрвакытта да җирле властька ышанып бетмәве һәм үз проблемаларын югары инстанцияләр аша хәл итәргә тырышулары хакында сөйли. Аеруча пенсионерларны борчучы мәсьәләләр күп, мөрәҗәгать итүчеләрнең 45 проценты пенсия яшендәге кешеләр. Матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге исә - күп балалы гаиләләр. Капиталь ремонт, җылылык белән тәэмин итү буенча дәгъвалар шактый. Район башлыгы идарә итү компаниясенең эшен үзгәртеп корып, күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләр сыйфатына катгый контроль кертергә кирәклегенә басым ясады.
Ягулык сезоны барышы һәм кышкы шартларда эшләү турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Закуан Идрисов таныштырды. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Илдар Дружков узган киңәшмәдә әйтелгән кимчелекләрне бетерү максатларында башкарылган чаралар хакында сөйләде. Шәһәр хәрби комиссары Ришат Мөхәммәтшин запастагы гражданнарны хәрби җыенга җыю нәтиҗәләре белән таныштырды.
Кире кайт
|