Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Сурәтләрдә-гүзәл мизгелләр

Сурәтләрдә-гүзәл мизгелләр

ЗАГС бүлегендә Гаилә елына багышлап үткәрелгән соңгы чараларның берсе "Икәү" дип аталды. Көзгә аяк басканда бүлек шул исемдәге бәйге игълан иткән иде. Инде менә бәйгегә йомгак ясар чак та җиткән.

Бүлек иң-иңнәрне барлаган һәм бүләкләгән көнне бинага халык ташкыны агылып, ул өлкәннәр һәм сабыйлар авазыннан шау-шу килеп торды. Республика һәм халыкара конкурслар лауреаты - "Бәхет" ансамбле, төбәкара бәйгеләрдә гел җиңү яулап килгән "Юлдаш" ансамбле һәм башка сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барган кичә күңелләрдә фотосурәтләр белән бәйле хатирәләр өермәсен кузгатты. Конкурска килгән фотолар шактый җыелганлыктан, аларны номинацияләргә аеру соралды.

 Аларның берсе балачакка багышланды һәм бу номинациядә З.Исламова, Ф.Лотфуллина җиңү яуладылар. "Ата-ана кочагында" дип аталганында Р.Әхмәтова, Э.Хәбибуллина, Ч.Алчина фотолары сюжетлары белән алдырып, призлы урыннарга лаек булдылар. "Буыннар чылбыры"нда, исеменнән үк күренгәнчә, әби-бабайлар һәм оныклар мөнәсәбәтләре яктыртылган иде. Монда И.Закиров, Ш.Александров төшергән сурәтләр иң эчтәлеклеләре дип табылды. Бу җиһанда һәрнәрсә парлы итеп яратылган. "Пар канатлар" номинациясендә әнә шуны бик оста чагылдыра алган З.Шәрипова, дуслыкның сафлыгын, эчкерсезлеген бәян итеп "Дуслык" номинациясендә И.Зарипов, "Хайваннар - безнең дуслар"да Р.Шакиров җиңүчеләр итеп табылдылар.

Сүз дә юк, тормыш-яшәешебез чынбарлыгы чагылдырылган мондый бәйгеләр халыкта зур кызыксыну уята. Олы яшьтәге аксакаллар да, әти-әниләре куенына сыенган сабыйлар да катнашкан бәйге тантанасы янә шуны дәлилләде.


Маяк  2008-11-19 10:18:56

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом